Җир кишәрлекләрен бер категориядән икенчесенә күчерү һәм торак пункт чикләренә кертү

1.     Җир кишәрлекләрен бер котегориядән икенчесенә күчерү хәзерге вакытта күпме вакытны ала, аның өчен нинди документлар таләп ителә? Ни сәпле кире кагылырга мөмкин?

Бүгенге көндә җир кишәрлекләрен бер категориядән икенчесенә күчерү процедурасы 3 айдан 8 айга кадәр дәвам итә. Җир кишәрлекләре категорияләрен үзгәртү тәртибе РФ Җир кодексы, 21.12.2004 нче елдан № 172-ФЗ “Җир кишәрлеләрен бер категориядән икенчесенә күчерү турындагы” Федераль закон белән көйләнелә.

Җир төзү эшләрен формалаштыру 25.10.2006 елдан № 523 “Авыл хуҗалыгы эшләрен башкару максатыннан бирелгән җир кишәрлекләрен башка категориягә күчерү турындагы үтенеч язуы формаларын һәм аңа беркетелгән документларны раслау турындагы” (14.04. 2008, 01,06,2009 елдагы үзгәрешләр белән) ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә башкарыла.

Җир категорияләрен үзгәртү турында карар кабул итү, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына тапшырылган үтенеч язуы нигезендә, ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан башкарыла. Үтенеч язуында түбәндәге мәгълүматларның күрсәтелүе мәҗбүри:

-         Җир кишәрлегенең кадастр номеры;

-         Җир кишәрлеге кергән җир категориясе;

-         Күчерелергә тәкъдим ителгән җир категориясе;

-         Күчерү дәлилләре;

-         Җир кишәрлегенә хокуклар.

Үтенеч язуына 25.10.2006 елдан № 523 ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә тиешле документларны беркетү мөһим.

Күчерүне раслаучы органнар исемлеге җир кишәрлегенең нинди максаттан кулланылырга тиешлегеннән чыгып һәм җир кишәрлеген икенче категориягә күчерү турындагы үтенеч язуына беркетелгән документлардан чыгып билгеләнелә.

Үтенеч язуын карау кире кагылырга мөмкин, әгәр дә:

-         үтенеч язуы белән җир кишәрлегенә йогынтысы булмаган кеше мөрәҗәгать итсә;

-         үтенеч язуына беркетелгән документлар ТР Министрлар Кабинеты карарында күрсәтелгән, җир законы таләпләренә туры кимәгән очракта.

Җир кишәрлекләрен бер категориядән икенчесенә күчерүне кире кагу очраклары:

-         Федераль закон нигезендә җир кишәрлеләрен башка категорияләргә күчерү тыелган яки чик куелган җир категорияләр составына кергән җир кишәрлекләре булса;

-         Категориясен үзгәртүне сораган җир кишәрлекләренең куллану максаты территориаль планлаштыру докментлары һәм территория планы буенча документларда, җир төзелеше яки урман төзелеше документларында тәңгәлсезлекләр килеп чыккан очракта.

Җир категорияләрен күчерү яки кире кагу турындагы карар ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан сорау хаты килгән көннән ике ай дәвамында кабул ителә.

 

2.     Җир категориялән үзгәрткән кеше җир кишәрлегенә хокукларны теркәгән вкытта нинди киртәләр белән очрашырга мөмкин?

Кадастр исәбен алып баручы орган, мәгълүмат алу тәртибендә килгән җир кишәрлеген бер категориядән икенче категориягә күчерү турындагы документ нигезендә күчемсез милекнең дәүләт кадастры мәгълүматларына үзгәрешләр кертә, һәм гариза бирүче мөрәҗәгате буенча, үзгәрешләр кертелгән җир кишәрлегенең кадастр паспортын бирә.

Җир кишәрлеге категориясенең бер категориядән икенчесенә үчерелү турындагы актлар кабул ителгән җир кишәрлекләренә хокуклар үзгәртелми.

3.     М-7 “Идел” трассасы полосасында реклама корылмасы урнаштыру өчен җир кишәрлекләре категориясен күчерү процедурасын 08.11.2007 елдан №257-ФЗ Федераль Закон һәм башка норматив документлар ачыклыгында аңлатма бирүегезне сорыйбыз.

Россия Федерациясенең 01.12.1998 елдан №1420 “Гомум кулланылыштагы федераль автомобиль юл буе полосаларын куллану һәм урнаштыру кагыйдаләрен раслау турындагы” карары нигезендә юл кыйларындагы полосаларга урнаштыруны гомум кулланылыштагы федераль автомобиль юллары белән идарә итү йөкләнелгән РФ субъектлары башкарма хакимиятенең махсус вәкаләтле органнары, Федераль юл агентлыгы һәм аның вәкаләтле органнары, шулай ук РФ ЭЭМ ЮХИДИ органнары контрольдә тота.

Авыл хуҗалыгы җирләре категориясеннән промышленность җирләре категорисенә күчерү, шул исәптән реклама корылмалары урнаштыру максатыннан катеорияләрне үзгәртү белән бәйле хокук мөнәсәбәтләрен җайга салуРФ Җир Кодексы, 21.12.2004 елдан № 172-ФЗ “Җир кишәрлекләрен бер категориядән икенче категориягә күчерү турындагы” Федераль закон, 25.10.2006 елдан № 523 “Авыл хуҗалыгы эшләрен башкару максатыннан бирелгән җир кишәрлекләрен башка категориягә күчерү турындагы үтенеч язуы формаларын һәм аңа беркетелгән документларны раслау турындагы” (28.03.2007 №112, 14.04.2008 №232, 01.06.2009  №353 ТР МК карарлары белән үзгәрешләр белән) ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә башкарыла.

Җир кишәрлекләрен бер категориядән, юл буе полосаларында урнашкан информатика объектлары урнаштыру өчен башка категориягә  үзгәртү турында ТР Министрлар Кабинеты карары проектын әзерләү өчен булган документлар составында, юлларның нинди ккатегориягә агылышлы булуыннан чыгып, түбәндәге документлар бирелергә тиеш:

-         Федераль юллар өчен: ФДУ «Идел-Вятка автомобиль юллар идарәсе» (автомобиль юллар хуҗасы) һәи ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе рөхсәте;

-         Респулика юллары өчен: ТР ЭЭМ РДУ “Юл хәрәкәте иминлеге”, автомобиль юллар хуҗасы, ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе яки территориаль бүлек рөхсәте.

4.     Авыл хуҗалыгы җирләрендә электр линияләре һәм башка линияле корылмалар урнаштыру һәм төзү өчен җир кишәрлекләре категорияләре үзгәртү процударалары турында аңлатуыгызны сорыйбыз. Шулай ук бу процедура торак пункт чикләрендә нинди тәртиптә башкарыла?

Җир кишәрлекләрен аерып алуны ТР муниципаль районнары үзидарәләре хәл итә, җир кишәрлекләре категориясе үзгәртү турында карар ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан кабул ителә.

Авыл хуҗалыгы җирләре категориясеннән промышленность җирләре категорисенә күчерү, шул исәптән электр бирү линияләре һәм башка линияле корылмалар  урнаштыру максатыннан категорияләрне үзгәртү РФ Җир Кодексы, 21.12.2004 елдан № 172-ФЗ “Җир кишәрлекләрен бер категориядән икенче категориягә күчерү турындагы” Федераль закон, 25.10.2006 елдан № 523 “Авыл хуҗалыгы эшләрен башкару максатыннан бирелгән җир кишәрлекләрен башка категориягә күчерү турындагы үтенеч язуы формаларын һәм аңа беркетелгән документларны раслау турындагы” (28.03.2007 №112, 14.04.2008 №232, 01.06.2009  №353 ТР МК карарлары белән үзгәрешләр белән) ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә башкарыла.

Әгәр дә бу корылмалар торак пунктлар чикләрендә урнашкан булсалар, файдалану рөхсәт ителгән җир кишәрлекләре төре линияле корылмалар өчен үзгәртелүе хакында ТР муниципаль районы Советы (муниципаль район башкарма комитеты, яки башка вәкаләтле орган) карары да җитә.

5.     Авылларда чүп ташлау урыннары булдыру өчен авыл хуҗалыгы җирләре категориясен җитештерү җирләре категорисенә күчерү вакытында проблемалар туа.

ТР муниципаль районнары территориясендә, кагыйдә буларак, санкцияләнмәгән чүп ташлау урыннары бар. Аларны “санкцияләнгән” төренә күчерү өчен таләпләргә туры килерлек бер корылмалар эшләргә һәм Авыл хуҗалыгы җирләре категориясеннән промышленность җирләре категориясенә күчерү турында ТР Министрлар Кабинеты карары проекты әзерләү максатыннан ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына тиешле документларны җибәрергә кирәк. Гамәлдәге закон нигезендә теркәлмәгән чүп ташлау урыннары өчен штраф санкцияләре кралган.

Авыл хуҗалыгы җирләре категориясеннән промышленность җирләре категорисенә күчерү ул җирләргә чүп ташлау урыннары яки ТБО полигоны урнаштырылуга бәйсез рәвештә күчерелә.

6.     Бакча җәмгыяте җирләре авыл хуҗалыгы җирләре булып санала. Бакча җәмгыяте территориясендә кибет урнаштыру өчен (30-100 кв.м. кишәрлектә) җир категориясен үзгәртү кирәкме?

РФ Җир кодексының 78 маддәсе нигезендә авыл хуҗалыгы җирләре авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлеген алып бару өчен файдаланыла ала, шулай ук бакчачылык, бакча төзелеше өчен файдалану мөмкинлеге дә бар. 29.12.2006 елдан № 264-ФЗ “Авыы хуҗалыгын үстерү турындагы” Федераль Законныд 4 нче маддәсе нигезендә авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлеге дип авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм үстерү, шул исәптән тиешле хезмәт күрсәтү буенча икътисади эшчәнлек төрләре билгеләнелә.

Бакчачылык җәмгыяте территориясендә кибет урнаштыру өчен, ул авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлеге төренә кермәгәнгә күрә, җир категориясен үзгәртү таләп ителә.

 

Соңгы яңарту: 27 июнь 2019, 10:57

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования