Татарстан Республикасы Җир кодексы

Татарстан Республикасы

Җир кодексы

 

(2005 елның 18 гыйнварындагы 4-ТРЗ номерлы, 2005 елның 8 декабрендәге 119-ТРЗ номерлы, 2006 елның 20 июлендәге 53-ТРЗ номерлы, 2007 елның 9 гыйнварындагы  1-ТРЗ номерлы, 2007 елның 28 апрелендәге 18-ТРЗ номерлы, 2008 елның                    20 маендагы 21-ТРЗ номерлы, 2009 елның 31 июлендәге 41-ТРЗ номерлы, 2010 елның 22 ноябрендәге 82-ТРЗ номерлы, 2011 елның 18 ноябрендәге 90-ТРЗ номерлы,          2012 елның 3 мартындагы 16-ТРЗ номерлы, 2012 елның 17 маендагы 22-ТРЗ номерлы, 2012 елның 29 маендагы 27-ТРЗ номерлы, 2013 елның 12 гыйнварындагы 2-ТРЗ номерлы, 2014 елның 7 мартындагы 17-ТРЗ номерлы, 2014 елның                       14 маендагы      32-ТРЗ номерлы, 2014 елның 14 маендагы 36-ТРЗ номерлы,              2014 елның 12 июнендәге 53-ТРЗ номерлы, 2014 елның 23 июлендәге 58-ТРЗ номерлы, 2014 елның 23 июлендәге 68-ТРЗ номерлы, 2014 елның 15 декабрендәге 123-ТРЗ номерлы, 2015 елның 1 июлендәге 45-ТРЗ номерлы, 2015 елның                              7 октябрендәге 67-ТРЗ номерлы,2016 елның  7 маендагы 32-ТРЗ номерлы,            2016 елның 19 ноябрендәге 90-ТРЗ номерлы, 2017 елның 11 маендагы 28-ТРЗ номерлы, 2017 елның 10 июлендәге 52-ТРЗ номерлы, 2017 елның 7 октябрендәге              73-ТРЗ номерлы, 2017 елның 23 декабрендәге 98-ТРЗ номерлы, 2018 елның                        5 мартындагы 5-ТРЗ номерлы, 2018 елның 13 октябрендәге 72-ТРЗ номерлы, 2018 елның 22 декабрендәге 111-ТРЗ номерлы, 2018 елның 22 декабрендәге 114-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законнары редакциясендә)

 

I бүлек. ГОМУМИ НИГЕЗЛӘМӘЛӘР

 

1 статья. Җир мөнәсәбәтләрен хокукый җайга салу

 

Татарстан Республикасында җир мөнәсәбәтләрен хокукый җайга салу Россия Федерациясе Конституциясе, Татарстан Республикасы Конституциясе, Россия Федерациясе  Җир кодексы, башка федераль законнар, әлеге Кодекс, Татарстан Республикасының башка законнары, шулай ук Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының башка норматив хокукый актлары белән гамәлгә ашырыла.

 

2 статья. Җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы вәкаләтләре

 

Җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы вәкаләтләренә түбәндәгеләр керә:

1) җир мөнәсәбәтләрен законнар белән җайга салу;

2) үз көчен югалткан. – 2012 елның 3 мартындагы 16-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы.

3) федераль законнар, әлеге Кодекс, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының башка норматив хокукый актлары нигезендә бүтән вәкаләтләр.

 

3 статья. Җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты вәкаләтләре

 

Җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты вәкаләтләренә түбәндәгеләр керә:

1) федераль законнар, әлеге Кодекс, Россия Федерациясенең һәм  Татарстан Республикасының башка норматив хокукый актлары нигезендә җир мөнәсәбәтләрен җайга сала торган норматив хокукый актлар кабул итү;

2) җир ресурсларыннан нәтиҗәле файдалану, туфракның уңдырышлылыгын күтәрү һәм аны саклау, җирләрне мелиорацияләү буенча республика максатчан программаларын эшләү, раслау һәм гамәлгә ашыру;

(2012 елның 3 мартындагы 16-ТРЗ номерлы, 2014 елның 14 маендагы 36-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законнары редакциясендә)

3) махсус сакланылучы табигать территорияләренең, республика әһәмиятендәге  тарихи-мәдәни билгеләнештәге җирләрнең чикләрен  һәм режим үзенчәлекләрен раслау;

4) федераль законнар һәм әлеге Кодекс нигезендә  җир кишәрлекләре бирү турында карарлар кабул итү;

41) законнарда каралган очракларда җир кишәрлекләрен Татарстан Республикасы милкеннән муниципаль милеккә тапшыру турында карарлар кабул итү;

(41 пунктча 2011 елның 18 ноябрендәге 90-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән кертелгән)

5) Татарстан Республикасы дәүләт ихтыяҗлары өчен җир кишәрлекләрен аерып алу юлы белән; (5 пункт 2016 елның 7 маендагы 32-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

6) Татарстан Республикасы милкендәге җирләр өчен  аренда түләве күләмен билгеләү тәртибен, аренда түләвен  кертү тәртибен, шартларын һәм срокларын урнаштыру;

61) ачык сервитутлар билгеләү турында үз компетенциясе чикләрендә карарлар  кабул итү; Россия Федерациясе Җир кодексының V7 бүлегендә каралган очраклардан тыш, Татарстан Республикасы мәнфәгатьләрендә ачык сервитутлар билгеләү һәм аларны туктату тәртибен раслау; Россия Федерациясе Җир кодексында яисә федераль законда каралган очраклардан тыш, ачык сервитут өчен тиешле түләү билгеләү һәм аны түләү тәртибен раслау; Татарстан Республикасы милкендәге җир кишәрлекләренә һәм дәүләт милке чикләнмәгән җир кишәрлекләренә карата сервитут билгеләү турында килешү буенча түләүне билгеләү тәртибен раслау;

(61 пунктча 2007 елның 9 гыйнварындагы 1-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән кертелде, 2010 елның 22 ноябрендәге 82-ТРЗ номерлы, 2018 елның 22 декабрендәге 111-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законнары редакциясендә)

62) җир кишәрлекләре бирмичә һәм сервитутлар куймыйча урнаштырыла алган һәм төрләре Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән объектларны дәүләт милкендәге яисә муниципаль милектәге җирләрдә йә җир кишәрлекләрендә урнаштыру тәртибен һәм шартларын билгеләү;(62 пунктча 2016 елның 7 маендагы 32-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән кертелгән)

7) Татарстан Республикасы дәүләт ихтыяҗлары өчен җир кишәрлекләре резервлау;

8) федераль законнар, әлеге Кодекс, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының башка норматив хокукый актлары нигезендә бүтән вәкаләтләр.

 

4 статья. Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә вәкаләтле органы вәкаләтләре

 

1. Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә вәкаләтле органы (алга таба – башкарма хакимиятнең вәкаләтле органы) вәкаләтләренә түбәндәгеләр керә:

1) җир ресурслары белән идарә итү һәм җир реформасын уздыру өлкәсендә дәүләт сәясәтенең перспективалы юнәлешләрен, җир ресурслары белән идарә итү, җир мөнәсәбәтләрен дәүләти җайга салу һәм җир базарын үстерү мәсьәләләре буенча  законнар һәм башка норматив хокукый актлар проектларын эшләү;

2) үз көчен югалткан. 2014 елның 14 маендагы 36-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы;

3) Татарстан Республикасы милкендәге, шул исәптән Татарстан Республикасыннан читтәге, җирләргә карата Татарстан Республикасы исеменнән мөлкәти хокукларны һәм Татарстан Республикасы мәнфәгатьләрен  яклауны тәэмин итү;

4) федераль законнар, әлеге Кодекс, Россия Федерациясенең һәм  Татарстан Республикасының башка норматив хокукый актлары нигезендә бүтән вәкаләтләр.

2. Башкарма хакимиятнең вәкаләтле органы үз вәкаләтләрен  турыдан-туры һәм үзенең территориаль бүлекчәләре аша гамәлгә ашыра.

 

5 статья. Җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә җирле үзидарә органнары вәкаләтләре

 

Җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә җирле үзидарә органнары вәкаләтләренә түбәндәгеләр керә:

1) Россия Федерациясе Җир кодексы нигезендә җир кишәрлекләре бирү турында карарлар кабул итү;

2) муниципаль ихтыяҗлар өчен җир кишәрлекләрен аерып алу; (2 пункт 2016 елның 7 маендагы 32-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

3) Россия Федерациясе законнары таләпләрен исәпкә алып, җирдән файдалану, шәһәр һәм авыл җирлекләре территорияләрен, башка муниципаль берәмлекләр территорияләрен төзү кагыйдәләрен билгеләү;

4) җирләрдән файдалану һәм аларны саклау буенча җирле программалар эшләү, раслау һәм гамәлгә ашыру;

5) федераль законнар, әлеге Кодекс, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының башка норматив хокукый актлары нигезендә бүтән вәкаләтләр.

 

II бүлек. ҖИРЛӘРНЕҢ МАКСАТЧАН БИЛГЕЛӘНЕШЕ. ҖИРЛӘРНЕҢ СОСТАВЫ

 

6 статья. Җирләрнең максатчан билгеләнеше һәм хокукый режимы

 

1. Җирләрнең максатчан билгеләнеше – җирләрнең категорияләре нигезендә аларны конкрет максатлар өчен эксплуатацияләүнең (файдалануның) законнар белән билгеләнгән  тәртибе, шартлары, чикләре.

2. Җирләрнең хокукый режимы аларның билгеле бер категориягә керүеннән һәм территорияләрне зоналаштыру нигезендә рөхсәтле файдалануыннан чыгып билгеләнә, зоналаштыру уздыруның гомуми принциплары һәм тәртибе федераль законнар һәм махсус федераль законнар таләпләре белән билгеләнә.

(2 пункт 2007 елның 28 апрелендәге 18-ТРЗ номерлы;  2009 елның 31 июлендәге 41-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы  законнары редакциясендә)

3. Үз көчен югалткан. – 2007 елның 28 апрелендәге 18-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы.

 

7 статья. Татарстан Республикасында җирләрнең составы

 

 Татарстан Республикасында җирләр максатчан билгеләнеше буенча түбәндәге категорияләргә бүленә:

1) авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр;

2) торак пунктлар җирләре; (2 пунктча 2007 елның 28 апрелендәге 18-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

3) сәнәгать, энергетика, транспорт, элемтә, радиотапшыру, телевидение, мәгълүмат җирләре, космик эшчәнлек тәэмин ителә торган җирләр, оборона, иминлек җирләре һәм башка махсус билгеләнештәге җирләр; (3 пункт 2016 елның 7 маендагы 32-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

 4) махсус сакланылучы территорияләрнең һәм объектларның җирләре;

5) урман фонды җирләре;

6) су фонды җирләре;

7) запас җирләр.

 

8 статья. Җирләрне категорияләргә күчерү

 

1. Татарстан Республикасы милкендәге җирләрне бер категориядән икенче категориягә, хосусый һәм муниципаль милектәге авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләргә күчерү Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан гамәлгә ашырыла. (1 пункт 2009 елның 31 июлендәге 41-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

2. Җирләрне бер категориядән икенче категориягә күчерү тәртибе федераль законнар белән билгеләнә. (2007 елның 28 апрелендәге 18-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

 

9 статья. Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр

 

1. Торак пункт чикләреннән читтә авыл хуҗалыгы ихтыяҗлары өчен бирелгән, шулай ук шушы максатлар өчен билгеләнгән җирләр авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр дип таныла. (1 пункт 2009 елның 31 июлендәге 41-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

2. Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр составында авыл хуҗалыгының уңдырышлы җирләре, хуҗалык эчендәге юллар, коммуникацияләр, тискәре йогынтыдан җирләрне яклауны тәэмин итү өчен билгеләнгән урман утыртмалары, су объектлары (шул исәптән су агымында терәү корылмалары барлыкка китергән һәм буа аквакультураларын гамәлгә ашыру максатлары өчен файдаланыла торган буалар) биләгән, шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, саклау һәм башлангыч эшкәртү өчен файдаланыла торган биналар, корылмалар биләгән җирләр аерылалар. (2 пункт 2007 елның 28 апрелендәге 18-ТРЗ номерлы, 2014 елның 15 декабрендәге 123-ТРЗ номерлы, 2016 елның 7 маендагы 32-ТРЗ номерлы, 2017 елның 7 октябрендәге 73-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законнары редакциясендә)

3. Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр авыл хуҗалыгы  җитештерүен алып бару, ышыклагыч урман утыртмалары булдыру, фәнни-тикшеренү, уку-укыту максатлары һәм авыл хуҗалыгы җитештерүенә бәйле башка максатлар өчен, шулай ук аквакультура (балыкчылык) максатлары өчен файдаланылырга мөмкин. (3 пункт 2007 елның 28 апрелендәге 18-ТРЗ номерлы, 2014 елның 7 мартындагы 17-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законнары редакциясендә)

 

10 статья. Торак пунктлар җирләре (статья 2007 елның 28 апрелендәге 18-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы, статья исеме 2016 елның                     7 маендагы 32-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

 

1. Торак пунктлар кору һәм аларны үстерү өчен файдаланыла торган һәм билгеләнгән җирләр торак пунктлар җирләре дип таныла.

Шәһәр, авыл торак пунктлары чикләре торак пунктлар җирләрен башка категориядәге җирләрдән аерып торалар. Шәһәр, авыл торак пунктлары чикләре муниципаль берәмлекләр чикләрен кисеп чыга алмый яисә аларның чикләреннән чыга алмый, шулай ук гражданнарга яисә юридик затларга бирелгән җир кишәрлекләре чикләрен кисеп чыга алмый.

2. Торак пунктлар җирләре составына шәһәр төзелеше регламентлары нигезендә түбәндәге территориаль зоналарга кертелгән җир кишәрлекләре керергә мөмкин:

1) торак;

2) иҗтимагый-эшлекле;

3) җитештерү;

4) инженер һәм транспорт инфраструктуралары;

5) ял итү;

6) авыл хуҗалыгы файдалануындагы;

7) махсус билгеләнештәге;

8) хәрби объектлар;

9) бүтән территориаль зоналарга.

3. Татарстан Республикасында торак пунктлар чикләрен билгеләү яисә үзгәртү федераль законнарда һәм Татарстан Республикасы законнарында билгеләнгән тәртиптә гамәлгә ашырыла.

4 – 8 үз көчен югалтты. 2016 елның 7 маендагы 32-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы

9. Җир кишәрлекләрен торак пунктлар чикләренә кертү җир кишәрлекләре милекчеләренең, җирдән файдаланучыларның, җир биләүчеләрнең һәм җир кишәрлекләрен арендалаучыларның хокукларын туктатуга китерми. (9 пункт 2009 елның 31 июлендәге 41-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән кертелгән)

10. Мәйданнар, урамнар, тыкрыклар, автомобиль юллары, төзекләндерелгән яр буйлары, скверлар, бульварлар, су объектлары, пляжлар һәм башка объектлар били торган гомуми кулланылыштагы җир кишәрлекләре төрле территориаль зоналар составына кертелергә  мөмкин һәм хосусыйлаштырылырга тиеш түгел. (10 пункт 2016 елның 7 маендагы 32-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

 

11 статья. Сәнәгать, энергетика, транспорт, элемтә, радиотапшыру, телевидение, мәгълүмат җирләре, космик эшчәнлек тәэмин ителә торган җирләр, оборона, иминлек җирләре һәм башка махсус билгеләнештәге җирләр (исеме  2016 елның 7 маендагы 32-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

 

1. Торак пунктлар чикләреннән читтә урнашкан һәм сәнәгать, энергетика, транспорт, элемтә, радиотапшыру, телевидение, мәгълүмат объектлары, космик эшчәнлекне тәэмин итә торган объектлар, оборона һәм иминлек объектлары оешмалары эшчәнлеген һәм (яисә) аларны эксплуатацияләүне тәэмин итү, башка махсус бурычларны үтәү өчен файдаланыла торган яисә шуның өчен каралган һәм җир мөнәсәбәтләрендә катнашучыларның законнарда каралган нигезләрдә хокуклары барлыкка килгән җирләр сәнәгать, энергетика, транспорт, элемтә, радиотапшыру, телевидение, мәгълүмат җирләре, космик эшчәнлек тәэмин ителә торган җирләр, оборона, иминлек җирләре һәм башка махсус билгеләнештәге җирләр (алга таба – сәнәгать җирләре һәм башка махсус билгеләнештәге җирләр) булып таныла (1 пункт 2007 елның 28 апрелендәге 18-ТРЗ номерлы, 2016 елның          7 маендагы 32-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законнары редакциясендә)

 2. Сәнәгать җирләренең һәм башка махсус билгеләнештәге җирләрнең хокукый режимы үзенчәлекләре Россия Федерациясе  Җир кодексы  нигезендә билгеләнә һәм  территорияләрне зоналаштырганда исәпкә алына.

3. Сәнәгать җирләре џәм башка махсус билгеләнештәге җирләр составына  халыкның иминлеген  тәэмин итњ  џәм сәнәгать, энергетика объектларын,  аеруча радиация куркынычы џәм атом-тљш куркынычы булган объектларны, атом-тљш материалларын џәм радиоактив матдәләрне саклау пунктларын, транспорт џәм башка объектларны  эксплуатацияләњ љчен кирәкле шартлар  булдыру максатларында җирләрдән файдалануның махсус шартлары булган зоналар кертелергә мљмкин. (Беренче абзац 2018 елның 22 декабрендәге 111-ТРЗ номерлы ТР Законы редакциясендә)

Абзац үз көчен югалтты. – 2018 елның 22 декабрендәге 111-ТРЗ номерлы ТР Законы.

4. Үз көчен югалтты. – 2018 елның 22 декабрендәге 111-ТРЗ номерлы ТР Законы.

 

12 статья. Махсус сакланылучы территорияләр  җирләре

 

1. Махсус сакланылучы  территорияләр  җирләренә табигый сакланышы,  фәнни, тарихи-мәдәни, эстетик, рекреацион, савыктыру ягыннан махсус әһәмияткә һәм башка кыйммәткә ия булган һәм федераль дәүләт хакимияте органнары, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары карарлары яисә җирле үзидарә органнары карарлары нигезендә тулысынча яисә өлешчә  хуҗалык файдалануыннан тартып алынган һәм әйләнештән чыгарылган һәм үзләренә карата  махсус хокукый режим билгеләнгән җирләр  кертеләләр.

2. Махсус сакланылучы территорияләр  җирләренә түбәндәге җирләр керә:

1) махсус сакланылучы табигать территорияләренең җирләре; (1 пунктча             2014 елның 14 маендагы 36-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

2) табигатьне саклау билгеләнешендәге;

3) рекреацион билгеләнештәге;

4) тарихи-мәдәни  билгеләнештәге;

5) аеруча кыйммәткә ия җирләр. (5 пунктча 2014 елның 14 маендагы 36-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

3. Җирләрне республика әһәмиятендәге һәм җирле әһәмияттәге  махсус сакланылучы территорияләр җирләренә кертү тәртибе, республика әһәмиятендәге һәм җирле әһәмияттәге махсус сакланылучы территорияләрнең җирләреннән файдалану һәм аларны саклау тәртибе федераль законнар, Татарстан Республикасы законнары һәм җирле үзидарә органнарының норматив хокукый актлары нигезендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан билгеләнә.

4. Үз көчен югалткан.2014 елның 14 маендагы 36-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы

5. Махсус сакланылучы табигать территорияләре җирләренә дәүләт табигать тыюлыклары җирләре, шул исәптән биосфера,  дәүләт табигать заказникларының, табигать ядкарьләренең, милли паркларның, табигать, дендрология  паркларының, ботаника бакчаларының җирләре кертелә. (5 пункт 2014 елның 14 маендагы 36-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

6. Дәүләт табигать тыюлыкларына, милли паркларга, табигать паркларына һәм табигать ядкарьләренә тискәре антропоген йогынтыларны булдырмый калу өчен алар янындагы җир кишәрлекләрендә һәм су объектларында саклау зоналары төзелә. Әлеге зоналар чикләрендә махсус сакланылучы табигать территорияләренең табигый комплексларына тискәре йогынты ясый торган эшчәнлек тыела. (6 пункт 2014 елның 14 маендагы 36-ТРЗ номерлы, 2014 елның 15 декабрендәге 123-ТРЗ номерлы,  2018 елның 22 декабрендәге 111-ТРЗ номерлы  Татарстан Республикасы законнары редакциясендә)

7. Республика әһәмиятендәге  махсус сакланылучы табигать территорияләре җирләрендә түбәндәгеләр тыела:

1) бакчачылык, яшелчәчелек белән шөгыльләнү, индивидуаль гараж яисә индивидуаль торак төзү өчен җир кишәрлекләре бирү; (1 пунктча 2018 елның 22 декабрендәге 114-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

2) федераль законда билгеләнгән очракларда махсус сакланылучы табигать территорияләре чикләрендә (махсус сакланылучы табигать территориясен зоналаштыру очрагында –  әлеге территориягә урнашкан,  федераль закон нигезендә билгеләнгән режимы тиешле объектлар урнаштыруны тыя торган функциональ зоналар чикләрендә) республика автомобиль юллары, торба үткәргечләр, электр линияләре һәм башка коммуникацияләр төзү, шулай ук махсус сакланылучы табигать территорияләрендә федераль законнар нигезендә рөхсәт ителгән эшчәнлеккә бәйле булмаган сәнәгать, хуҗалык һәм  торак объектлары төзү һәм эксплуатацияләү; (2 пунктча 2007 елның 28 апрелендәге 18-ТРЗ номерлы,  2018 елның 22 декабрендәге 111-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законнары редакциясендә)

3) махсус сакланылучы табигать территорияләре эшчәнлегенә бәйле булмаган механик транспорт чаралары хәрәкәте һәм тукталышы, автомобиль юлларыннан читтә терлекләр йөртү;

4) эшчәнлекнең законнар белән тыелган башка төрләре.

8. Махсус сакланылучы табигать территорияләренең яңа җирләрен булдыру һәм  гамәлдәгеләрен киңәйтү максатларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты  махсус  сакланылучы табигать территорияләре җирләре дип игълан итү күздә тотыла торган җирләрне резервлау турында, алга таба бу җирләр тартып алына һәм аларда хуҗалык эшчәнлеген чикләү турында карарлар кабул итәргә хокуклы. (8 пункт 2016 елның 7 маендагы 32-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

 

13 статья. Урман фонды җирләре (статья 2018 елның 22 декабрендәге 111-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

 

  1. Урман фонды җирләренә составлары урманга кагылышлы законнар белән билгеләнә торган урман җирләре һәм урман булмаган җирләр керә.

Урман фонды җирләреннән файдалану һәм аларны саклау тәртибе Россия Федерациясе Җир кодексы һәм урманга кагылышлы  законнар белән билгеләнә.

 

14 статья. Су фонды җирләре (статья 2007 елның 28 апрелендәге 18-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

 

1. Су фонды җирләренә түбәндәге җирләр керә:

1) су объектларындагы җир өсте сулары белән капланган;

2) су объектларында урнашкан гидротехник һәм башка корылмалар биләп тора торган.

2. Җир өсте сулары белән капланган җирләрдә җир кишәрлекләре булдырылмый. (2 пункт 2009 елның 31 июлендәге 41-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

3. Сусаклагычлар һәм башка төрле ясалма су объектлары төзү максатларында җирләрне резервлау башкарыла. Шушы максатлар өчен җирләрне резервлау тәртибе федераль законнар белән билгеләнә.

4. Су фонды җирләреннән файдалану һәм аларны саклау тәртибе Россия Федерациясе Җир кодексы һәм су турындагы законнар белән билгеләнә.

5. Су фонды җирләре белән эш итү федераль законнар нигезендә башкарыла.

 

15 статья. Запас җирләр

 

1. Запас җирләргә, җирләрне яңадан бүлү фонды җирләреннән тыш, дәүләт яисә муниципаль милектәге һәм гражданнарга яисә юридик затларга бирелмәгән җирләр кертелә.

2. Запас җирләрдән файдалану аларны башка категориягә күчергәннән соң рөхсәт ителә, моңа запас җирләрнең аучылык җирләре чикләрендә урнашу очраклары, мондый җирләрдә җир асты байлыкларыннан файдалануга бәйле эшләр башкару очраклары һәм  федераль законнарда каралган башка очраклар керми.             (6 пункт 2014 елның 14 маендагы 36-ТРЗ номерлы, 2016 елның 7 маендагы 32-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законнары редакциясендә)

 

       III бүлек. МИЛЕКЧЕЛЕК ХОКУКЫ ҺӘМ ҖИР КИШӘРЛЕКЛӘРЕНӘ БАШКА ХОКУКЛАР

 

16 статья. Җиргә хокукларның барлыкка килү нигезләре

 

Җир кишәрлекләренә милекчелек хокукы һәм Россия Федерациясе Җир кодексында каралган башка хокуклар граждан законнарында һәм федераль законнарда билгеләнгән нигезләрдә барлыкка килә һәм «Күчемсез мөлкәтне дәүләт теркәвенә алу турында» Федераль закон нигезендә дәүләт теркәвенә алынырга тиеш. (2017 елның 10 июлендәге 52-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

 

17 статья.  Җир кишәрлекләренә хокуклар турында документлар

 

1. Җир кишәрлекләренә Россия Федерациясе Җир кодексында  каралган хокуклар «Күчемсез мөлкәтне дәүләт теркәвенә алу турында» Федераль закон нигезендә документлар белән таныклана. (1 өлеш 2017 елның 10 июлендәге 52-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

2. «Күчемсез мөлкәткә хокукларны һәм аның белән алыш-бирешләрне дәүләт теркәвенә алу турында» Федераль закон гамәлгә кергәнче гражданнарга яисә юридик  затларга бирелгән дәүләт актлары, таныклыклар һәм җиргә хокукларны таныклый торган башка документлар Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрындагы язмалар белән бер үк юридик көчкә ия. (2 өлеш 2017 елның 10 июлендәге 52-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

 

18 статья. Җир кишәрлекләренә милекчелек хокукы һәм башка хокуклар

 

1. Татарстан Республикасында җир кишәрлекләре хосусый, дәүләт, муниципаль һәм башка милек рәвешләрендә булырга мөмкин.

2. Гражданнар, әгәр федераль законнарда башкасы билгеләнмәгән булса,  җир кишәрлекләренә милекчелек, арендалау, даими (вакыты чикләнмәгән) файдалану, түләүсез файдалану, гомерлек мирас итеп биләү хокукында ия була алалар. (Беренче абзац 2016 елның 7 маендагы 32-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

Юридик затлар, әгәр федераль законнарда башкасы билгеләнмәгән булса, җир кишәрлекләренә милекчелек, даими (вакыты чикләнмәгән) файдалану, түләүсез файдалану  һәм арендалау хокукында ия була алалар. (Икенче абзац 2016 елның              7 маендагы 32-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

3. Чит ил гражданнары, гражданлыгы булмаган затлар, Россия Федерациясе Җир кодексында каралган очраклардан тыш, җир кишәрлекләренә арендалау хокукында ия була алалар.

Чит ил гражданнары, гражданлыгы булмаган затлар һәм чит ил юридик затлары Россия Федерациясе Җир кодексында билгеләнгән тәртиптә җир кишәрлекләрен милек итеп алу хокукына ия булалар.

4. Гражданнар һәм юридик затлар җир кишәрлекләрен  милек итеп алуда  бертигез хокукка ия булалар. Дәүләт яисә муниципаль милектәге җир кишәрлекләре, Россия Федерациясе Җир кодексы, федераль законнар нигезендә  хосусый милектә була алмый торган җир кишәрлекләреннән тыш,  гражданнар һәм юридик затлар милкенә тапшырылырга мөмкин.

 

19 статья. Җир кишәрлекләренә Татарстан Республикасының  милекчелек хокукы

 

1. Түбәндәге җир кишәрлекләре  Татарстан Республикасы милкендә була:

федераль законнар белән шундыйлар дип танылган;

җиргә дәүләт милекчелеген чикләгәндә үзләренә карата Татарстан Республикасының  милекчелек хокукы барлыкка килгән;

граждан законнарында  каралган нигезләр буенча Татарстан Республикасы тарафыннан сатып алынган;

Татарстан Республикасына федераль милектән түләүсез тапшырылган. (абзац 2013 елның 12 гыйнварындагы 2-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән кертелгән)

2. Татарстан Республикасы милкендәге җир кишәрлекләре белән идарә һәм эш итүне Татарстан Республикасының башкарма хакимияте  органнары әлеге Кодекста, башка законнарда һәм Татарстан Республикасының  бүтән норматив хокукый актларында билгеләнә торган  компетенция чикләрендә гамәлгә ашыралар.

 

20 статья. Җир кишәрлекләренә муниципаль милекчелек хокукы

 

1. Түбәндәге җир кишәрлекләре муниципаль милектә була:

федераль законнар һәм шулар нигезендә кабул ителгән Татарстан Республикасы законнары белән шундыйлар дип танылган;

җиргә дәүләт милекчелеген чикләгәндә үзләренә карата муниципаль милекчелек хокукы барлыкка килгән;

граждан законнарында билгеләнгән нигезләр буенча сатып алынган;

муниципаль милеккә федераль милектән түләүсез тапшырылган. (абзац                2013 елның 12 гыйнварындагы 2-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән кертелгән)

11. Әгәр федераль законнарда башкасы каралмаган булса, милекче  милекчелек хокукыннан баш тарткан җир кишәрлеге аңа милекчелек хокукын туктату дәүләт теркәвенә алынган датадан шәһәр округы, шәһәр яки авыл җирлеге милке була йә, мондый җир кишәрлеге авылара территориядә урнашкан очракта, җир кишәрлеге урнашкан урындагы муниципаль район милке була. (11 пункт 2009 елның                    31 июлендәге 41-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән кертелгән)

2. Үз көчен югалткан. – 2007 елның 28 апрелендәге 18-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы.

3. Татарстан Республикасы милкендәге, шул исәптән муниципаль берәмлекләр чикләреннән читтә урнашкан җирләр, шулай ук Татарстан Республикасы милкендәге җир кишәрлекләре муниципаль берәмлекләрнең үсешен тәэмин итү өчен гражданнарның аерым категорияләренә һәм (яисә) гражданнар тарафыннан төзелгән коммерциячел булмаган оешмаларга бирү максатларында Россия Федерациясе Җир кодексының 395 статьясындагы 6 һәм 7 пунктчалары нигезендә муниципаль берәмлекләр милкенә түләүсез тапшырылырга мөмкин. (3 пункт              2016 елның 7 маендагы 32-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законры редакциясендә)

4. Муниципаль милектәге җирләр белән идарә һәм эш итү җирле үзидарә органнары тарафыннан гамәлгә ашырыла.

 

21 статья. Җир кишәрлекләреннән түләүсез файдалану (статья исеме              2016 елның 7 маендагы 32-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

 

1. Түләүсез файдалануга түбәндәге җир кишәрлекләре бирелергә мөмкин:

1) дәүләт милкендәге яисә муниципаль милектәге җирләрдән – Россия Федерациясе Җир кодексында, федераль законнарда, әлеге Кодекста һәм Татарстан Республикасының башка законнарында билгеләнгән гражданнарга һәм юридик затларга, шул исәптән хезмәт урыныннан вакытлыча бирелгән җир кишәрлеге рәвешендә;

2) гражданнар яисә юридик затлар милкендәге җирләрдән – шартнамә нигезендә башка гражданнарга яисә юридик затларга, шул исәптән хезмәт урыныннан вакытлыча бирелгән җир кишәрлеге рәвешендә. (1 пункт 2016 елның           7 маендагы 32-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

11. Дәүләт милкендәге яисә муниципаль милектәге җир кишәрлекләре  Татарстан Республикасы муниципаль районнары составына керә торган шәһәр яисә авыл җирлекләрендә төп эш урыны буенча эшләүче гражданнарга индивидуаль торак төзелеше яисә шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен алты елдан да артмаган вакытка түләүсез файдалануга бер мәртәбә бирелә:

1) мәгариф оешмаларында “педагогик белем”, “мәктәпкәчә белем”, “башлангыч классларга белем бирү”, “өстәмә белем бирү педагогикасы” белгечлекләре буенча;

2) медицина оешмаларында “дәвалау эше”, “акушерлык”, “шәфкать туташы” белгечлекләре буенча;

3) авыл хуҗалыгы оешмаларында “агрономия”, “ветеринария”, “зоотехния”, “агроинженерия”, “авыл хуҗалыгын механикалаштыру” белгечлекләре буенча.

(11 пункт 2016 елның 7 маендагы 32-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән кертелде)

2. Хезмәт буенча имана җирләре икътисадның аерым тармакларындагы оешмалар, шул исәптән транспорт, урман хуҗалыгы, урман сәнәгате, су, балык хуҗалыклары оешмалары, аучылык хуҗалыгы өлкәсендәге эшчәнлекне гамәлгә ашыручы оешмалар, дәүләт табигать тыюлыклары һәм милли парклар белән идарә итүче федераль дәүләт бюджет учреждениеләре хезмәткәрләренә түләүсез файдалануга бирелә. (беренче абзац 2016 елның 7 маендагы 326-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

Мондый оешмаларның хезмәткәрләренә хезмәт иманалары хезмәткәрләрнең гаризалары нигезендә тиешле оешмаларның карары буенча үзләренең җир кишәрлекләреннән хезмәт мөнәсәбәтләрен урнаштыру вакытына бирелә.

3. Хезмәт иманасына хокук түбәндәгеләрнең берәр гаилә әгъзасында сакланып кала: (беренче абзац 2016 елның 7 маендагы 32-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

1) гамәли вакытлы хәрби хезмәткә яисә альтернатив хезмәткә  чакырылган  хезмәткәрнең,   хезмәт итүнең барлык чорына;

2) укырга кабул ителгән хезмәткәрнең, белем алуның барлык чорына; (2 пунктча 2014 елның 12 июнендәге 53-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

3) хезмәт вазыйфаларын үтәүгә бәйле рәвештә вафат булган хезмәткәрнең.

Хезмәт иманасына хокук хезмәткә сәләтсез ир йә хатында һәм хезмәткәрнең өлкән яшьтәге ата-анасында гомер буена, хезмәткәрләрнең балаларында алар балигъ яшькә җиткәнче сакланып кала. (Бишенче абзац 2007 елның 28 апрелендәге 18-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән кертелгән)

4. Үз көчен югалткан. – 2007 елның 28 апрелендәге 18-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы.

 

      IV бүлек. ҖИР РЕСУРСЛАРЫ БЕЛӘН ИДАРӘ ИТҮ. ҖИРЛӘРНЕ САКЛАУ

 

22 статья. Җирләрдән нәтиҗәле файдалануны планлаштыру һәм оештыру

 

1. Җирләрдән нәтиҗәле файдалануны планлаштыру һәм оештыру  икътисад үсеше перспективалары нигезендә җирләрне бүлүне камилләштерү, Татарстан Республикасында һәм муниципаль берәмлекләрдә  территорияләрне оештыруны яхшырту һәм җирләрдән нәтиҗәле файдалануның башка юнәлешләрен билгеләү  максатларында уздырыла.

2. Җирләрдән файдалануны планлаштыру социаль-икътисадый программалар, җир төзелеше, шәһәр төзелеше, табигатьне саклау документлары яисә башка документлар  нигезендә  территория үсешенең  озак вакытлы  перспективасын билгеләү максатларында гамәлгә ашырыла.

 

23 статья. Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне районлаштыру

 

1. Җирләрне  табигать-авыл хуҗалыгы буенча районлаштыру – территорияләрне туфрак, агроклимат, геоморфологик һәм  авыл хуҗалыгы үсемлекләренең агробиологик таләпләренә  карата башка шартларны исәпкә алып бүлү.

2. Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән файдалану һәм аларны саклау  Татарстан Республикасы территориясендә җирләрне табигать-авыл хуҗалыгы  буенча районлаштыру нигезендә гамәлгә ашырыла.

3. Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне табигать-авыл хуҗалыгы буенча районлаштыру турындагы норматив хокукый актларның таләпләре законнарда җир кишәрлекләренә карата билгеләнгән йөкләүләргә карый һәм  аларны бирү шартларына кертелә.

 

24 статья. Җир төзелешен оештыру һәм башкару  тәртибе

 

1. Җир төзелеше дәүләт хакимиятенең вәкаләтле федераль башкарма органнары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, башкарма хакимиятнең  вәкаләтле органы, җирле үзидарә органнары, җир кишәрлекләре милекчеләре, җирдән файдаланучылар, җир биләүчеләр инициативасы буенча яисә суд карары белән башкарыла.

2. Җир төзелеше Россия Федерациясе Җир кодексында һәм федераль законнарда каралган очракларда мәҗбүри рәвештә башкарыла.

3. Җир төзелешен башкару тәртибе федераль законнар һәм  Татарстан Республикасы законнары, шулай ук  Татарстан Республикасының башка норматив хокукый актлары белән билгеләнә.

 

25 статья. Җирләрне саклау максатлары һәм асылы (статья 2016 елның             16 ноябрендәге 90-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

 

1. Җирләрне саклауның максатлары җирләрнең һәм туфракның пычрануын, ярлылануын, начарлануын, бозылуын, юк ителүен һәм җирләргә, туфракка башка тискәре йогынтыны булдырмый калудан һәм бетерүдән, шулай ук җирләрдән рациональ файдалануны, шул исәптән авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә туфракның уңдырышлылыгын торгызу һәм җирләрне яхшырту өчен, тәэмин итүдән гыйбарәт.

2. Җирләрне саклау дәүләт хакимияте органнарының, җирле үзидарә органнарының, юридик һәм физик затларның әйләнә-тирә мохитнең мөһим компоненты һәм табигать ресурсы буларак җирне саклауга юнәлдерелгән эшчәнлегеннән гыйбарәт.

3. Җирләрне саклау максатларында җир кишәрлекләре милекчеләре, җирдән файдаланучылар, җир биләүчеләр һәм җир кишәрлекләрен арендалаучылар  түбәндәге чараларны үткәрергә тиеш:

1) авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең уңдырышлылыгын яңадан торгызу;

2) җирләрне су һәм җил эрозиясеннән, ташкыннардан, су басудан, сазлыкланудан, икенчел тозланудан, кибеп корудан, катудан, химик матдәләр, шул исәптән радиоактив, башка матдәләр һәм микроорганизмнар белән пычранудан, җитештерү һәм куллану калдыклары белән пычранудан һәм башка тискәре йогынтыдан саклау;

3) авыл хуҗалыгының уңдырышлы җирләрен агачлар һәм куаклар, чүп үләннәре басып китүдән саклау, мелиорациянең ирешелгән дәрәҗәсен саклап калу.

   4. Җирләрне саклау чаралары федераль законнар нигезендә үткәрелә.

 

26 статья. Җирләрне саклауны икътисадый кызыксындыру

 

1. Җир кишәрлекләре милекчеләренең, җирдән файдаланучыларның, җир биләүчеләрнең һәм җир кишәрлекләрен арендалаучыларның туфрак уңдырышлылыгын саклап калуда һәм торгызуда, җирләрне тискәре йогынтыдан яклауда  кызыксынучанлыгын арттыру максатларында, бюджет законнарында, салымнар һәм җыемнар турындагы законнарда билгеләнгән тәртиптә җирләрне саклауны һәм алардан файдалануны икътисадый  кызыксындыру гамәлгә ашырылырга мөмкин. (1 пункт 2014 елның 15 декабрендәге 123-ТРЗ номерлы  Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

2. Җир кишәрлекләре милекчеләренең, җир биләүчеләрнең, җирдән файдаланучыларның һәм җир кишәрлекләрен арендалаучыларның җирләрне саклау, туфракның уңдырышлылыгын күтәрү буенча  тоткан чыгымнарын тулысынча яисә өлешчә компенсацияләү федераль программалар, Татарстан Республикасы программалары һәм җирле программалар нигезендә федераль бюджеттан, Татарстан Республикасы бюджетыннан һәм җирле бюджетлардан башкарыла.

 

27 статья. Җирләрнең торышына йогынты ясый торган биналарны, корылмаларны, төзелмәләрне һәм башка объектларны проектлауга һәм  эксплуатациягә кертүгә экологик, санитар-гигиена һәм башка махсус таләпләр

 

1. Яңа һәм реконструкцияләнә торган биналарны, төзелмәләрне, корылмаларны һәм башка объектларны урнаштырганда, проектлаганда һәм эксплуатациягә керткәндә,  яңа техниканы һәм технологияләрне гамәлгә керткәндә җирләрне саклау,  экологик, санитар-гигиена һәм башка махсус таләпләрне (нормаларны, кагыйдәләрне, нормативларны, стандартларны) үтәү  буенча гамәлләр күздә тотылырга һәм башкарылырга тиеш. 

2. Туфрак торышына тискәре йогынты ясауны  һәм  аны саклау буенча каралган гамәлләрнең нәтиҗәлелеген бәяләү дәүләт экспертизалары нәтиҗәләре буенча башкарыла,  шуларның уңай бәяләмәләреннән башка  яңа техника һәм технологияләрне гамәлгә кертү,  җирләрне мелиорацияләү программаларын үтәү, җитештерү объектларын һәм башка объектларны төзүне (реконструкцияләүне) финанслау тыела.

 

28 статья. Химик матдәләр, шул исәптән радиоактив, башка матдәләр һәм микроорганизмнар белән пычрануга дучар ителгән җирләрдән һәм җир кишәрлекләреннән файдалану (статья 2016 елның 19 ноябрендәге 90-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы  Законы редакциясендә)

 

Химик матдәләр, шул исәптән радиоактив, башка матдәләр һәм микроорганизмнар белән пычрануга дучар ителгән җирләр һәм җир кишәрлекләре, шулай ук аларда урнашкан биналар, корылмалар Россия Федерациясе Хөкүмәте билгеләгән тәртиптә файдаланылалар. Мондый җирләрдә һәм җир кишәрлекләрендә авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм реализацияләү тыела.

 

281 статья. Торба үткәргечләрнең (газүткәргечләрнең, нефть үткәргечләрнең һәм нефть продуктлары үткәргечләрнең, аммиак үткәргечләрнең) саклау зоналары (статья 2007 елның 1 гыйнварындагы 1-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән кертелде, исеме 2018 елның 22 декабрендәге 111-ТРЗ номерлы ТР Законы редакциясендә)

 

1.Торба үткәргечләрнең (газүткәргечләрнең, нефть үткәргечләрнең һәм нефть продуктлары үткәргечләрнең, аммиак үткәргечләрнең) саклау зоналары халыкны һәм территорияләрне, әйләнә-тирә мохитне торба үткәргечләрнең һәм аларның объектларының тискәре йогынтысыннан яклау һәм аларны эксплуатацияләү өчен кирәкле шартлар тәэмин итү максатларында билгеләнә. (1 пункт 2009 елның 31 июлендәге 41-ТРЗ номерлы, 2018 елның 22 декабрендәге 111-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законнары редакциясендә)

2. Барлык төр торба үткәргечләрне (газүткәргечләрне, нефть үткәргечләрне һәм нефть продуктлары үткәргечләрне, аммиак үткәргечләрне) сузганда аларның  саклау зоналары, федераль законда башкасы билгеләнмәгән булса, тиешле җир кишәрлекләренең категориясенә һәм милек рәвешенә бәйсез рәвештә, торба үткәргечнең һәм аның объектларының  линия өлеше  буйлап махсус файдалану шартлары белән җир кишәрлекләре яисә акватория рәвешендә билгеләнә. (2 пункт

2018 елның 22 декабрендәге 111-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

3. Үз көчен югалтты. – 2018 елның 22 декабрендәге 111-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы

4. Җир кишәрлекләре милекчеләре һәм җир кишәрлекләре милекчеләре булмаган затлар оешмага – газ белән тәэмин итү системасы объекты, нефть үткәргеч яисә нефть продуктлары үткәргеч милекчесенә йә ул вәкаләт биргән оешмага алар тарафыннан җир кишәрлекләрендә һәм (яисә) җир кишәрлекләре астында урнашкан газ белән тәэмин итү системасы объектларына, нефть үткәргечләргә һәм нефть продуктлары үткәргечләргә,  аммиак үткәргечләргә хезмәт күрсәтү һәм аларны ремонтлау, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, аларда булган һәлакәтләрдән, катастрофалардан килгән зыяннарны бетерү эшләрен башкаруны оештыруга комачауламаска тиеш. (2018 елның 22 декабрендәге 111-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

 

V бүлек. Дәүләт милкендәге яисә МУНИЦИПАЛЬ МИЛЕКТӘГЕ ҖИРЛӘРДӘН ҖИР КИШӘРЛЕКЛӘРЕ БИРҮ

(статья исеме 2014 елның 23 июлендәге 58-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

 

29 статья. Җир кишәрлекләренең әйләнеш сәләтен чикләүләр

 

1. Җир кишәрлекләре әйләнеше граждан һәм җир законнары нигезендә гамәлгә ашырыла.

2. Әйләнештән алынган җирләргә кертелгән җир кишәрлекләре хосусый милеккә бирелә алмый, шулай ук граждан законнарында каралган алыш-биреш объектлары була алмый.

Әйләнеше чикле булган җирләргә кертелгән җир кишәрлекләре, федераль законнарда билгеләнгән очраклардан тыш, хосусый милеккә бирелми.

3. Җир кишәрлекләре әйләнешен чикләүләрнең эчтәлеге Россия Федерациясе Җир кодексы, федераль законнар белән билгеләнә.

 

30 статья. Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының һәм җирле үзидарә органнарының җир кишәрлекләре бирү буенча вәкаләтләре

 

1. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Татарстан Республикасы милкендәге җирләр составыннан түбәндәге җир кишәрлекләре белән эш итә:

махсус сакланылучы табигать территорияләре җирләрендә  урнашкан;

су саклау һәм яклау зоналары биләгән; (өченче абзац 2009 елның 31 июлендәге 41-ТРЗ номерлы, 2016 елның 7 маендагы 32-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законнары редакциясендә)

авыл хуҗалыгына карамаган ихтыяҗлар өчен бирелгәндә, сөрү җирләре  һәм авыл хуҗалыгының  уңдырышлы башка җирләре биләгән;

рекреацион, савыктыру һәм тарихи-мәдәни билгеләнештәге җирләрдә урнашкан, шулай ук әлеге җир кишәрлекләре астында республика әһәмиятендәге җир асты байлыклары кишәрлекләре булса;

Татарстан Республикасының дәүләт резерв җирләренә кертелгән.

2. Башкарма хакимиятнең вәкаләтле органы Татарстан Республикасы милкендәге, әлеге статьяның 1 пунктында күрсәтелмәгән җирләр составындагы җир кишәрлекләр белән эш итә.

3. Җирле үзидарә органнары муниципаль милектәге җир кишәрлекләре белән эш итәләр. Муниципаль милектәге җир кишәрлекләрен бирү хокукына ия вәкаләтле орган җирле үзидарә органнары тарафыннан мөстәкыйль билгеләнә.

 

31 статья. Гражданнарга һәм юридик затларга җир кишәрлекләре бирүнең гомуми кагыйдәләре

 

1. Татарстан Республикасы милкендәге яисә муниципаль милектәге җир кишәрлекләрен бирүдә кызыксынучы гражданнар яисә юридик затлар әлеге Кодексның 30, 48 статьялары нигезендә җир кишәрлекләре бирү хокукына ия вәкаләтле органга гариза белән мөрәҗәгать итәләр. Әлеге гариза дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге (алга таба – күпфункцияле үзәк) аша да бирелергә мөмкин. (1 пункт 2013 елның 12 гыйнварындагы 2-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

2. Гражданнарга яисә юридик затларга Татарстан Республикасы милкендәге яисә муниципаль милектәге  җир кишәрлекләрен бирү тәртибе һәм кагыйдәләре Россия Федерациясе Җир кодексы белән билгеләнә.

 

32 статья. Дәүләт милкендәге яисә муниципаль милектәге җир кишәрлекләрен гражданнар һәм юридик затлар милкенә бирү (статья исеме 2008 елның 20 маендагы 21-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

 

1. Дәүләт милкендәге яисә муниципаль милектәге җир кишәрлекләрен гражданнар һәм юридик затлар милкенә бирү түләүле нигездә гамәлгә ашырыла.

Россия Федерациясе Җир кодексында, федераль законнарда, әлеге Кодекста һәм Татарстан Республикасының бүтән законнарында каралган очракларда Татарстан Республикасы территориясендә җир кишәрлекләре гражданнар һәм юридик затлар милкенә түләүсез бирелә.

Җир кишәрлекләрен чит ил гражданнары һәм чит ил юридик затлары, гражданлыгы булмаган затлар милкенә бирү бары тик түләүле нигездә генә гамәлгә ашырыла.

(1 пункт 2008 елның 20 маендагы 21-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

2. Үз көчен югалтты. 2016 елның 7 маендагы 32-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы

3. Дәүләт милкендәге яисә муниципаль милектәге җир кишәрлекләре өч һәм аннан күбрәк баласы булган, Татарстан Республикасы территориясендә даими яшәүче гражданнар милкенә  түбәндәгеләр өчен түләүсез бирелә (тапшырыла): (беренче абзац 2011 елның 18 ноябрендәге 90-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән кертелгән; 2012 елның 17 маендагы 22-ТРЗ номерлы, 2016 елның 7 маендагы 32-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законнары редакциясендә)

1) индивидуаль торак төзелешен гамәлгә ашыру, шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару (йорт янындагы җир кишәрлеге), бакчачылык яисә яшелчәчелек белән шөгыльләнү өчен сатуга куймыйча – 0,06 гектардан 0,20 гектарга кадәр мәйданда; (1 пунктча 2011 елның 18 ноябрендәге 90-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән кертелгән, 2016 елның 7 маендагы 32-ТРЗ номерлы, 2018 елның 22 декабрендәге 114-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законнары редакциясендә)

2) элек бирелгән җир кишәрлегендә урнашкан торак йорты үз милкендә булганнарга, федераль закон нигезендә мондый җир кишәрлеге хосусый милеккә бирелми торган очраклардан тыш, – элек бирелгән җир кишәрлекләре күләмнәрендә, әмма 0,20 гектардан артыграк түгел. (2 пунктча 2011 елның 18 ноябрендәге 90-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән кертелгән)

Әлеге Кодекс максатларында өч һәм аннан күбрәк баласы булган гражданнар дигәндә,  составында язылышкан яисә язылышмаган, әмма бергә яшәүче ата-аналар (уллыкка алучылар, опекуннар, попечительләр) йә ата-ананың (уллыкка  алучының,  опекунның,  попечительнең)  берсе (алга таба – ата-аналар, ата йә ана), шулай ук  җир кишәрлеген үзләренә милеккә  бирү (тапшыру) турында гариза бирелгән көнгә унсигез яше тулмаган өч яисә аннан күбрәк баласы, шул исәптән үги уллары, үги кызлары, уллыкка (кызлыкка) һәм опекага алынган (үзләренә карата опека һәм попечительлек чикләнмәгән вакытта йә алар балигъ яшькә җиткәнче гамәлгә ашырыла торган) балалары булган күп балалы гаилә дип аңларга кирәк. Мондый чакта күп балалы гаилә составына язылышмаган, әмма аларның кимендә өч уртак баласы булган атасы да, анасы да кертелә. Чит ил гражданнары, гражданлыгы булмаган затлар, шулай ук әлеге пунктта каралган нигезләрдә үзләренә җир кишәрлеген бирү (тапшыру) хокукын гамәлгә ашырган гражданнар күп балалы гаилә составына кертелми. (Дүртенче абзац 2012 елның 17 маендагы 22-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән кертелгән)

 

4 – 6 үз көчен югалтты. 2016 елның 7 маендагы 32-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы

 

7. Дини оешмалардагы даими (вакыты чикләнмичә) файдалану хокукындагы авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән җир кишәрлекләре дини оешмалар милкенә түләүсез бирелергә мөмкин. (7 пункт 2011 елның 18 ноябрендәге 90-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

 

321 статья. Өч һәм аннан күбрәк балалары булган гражданнар милкенә җир кишәрлекләрен түләүсез бирү (тапшыру) тәртибе  (статья 2011 елның 18 ноябрендәге 90-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән кертелгән)

 

1. Әлеге Кодексның 32 статьясындагы 3 пунктында күрсәтелгән ата-аналарга (атага йә анага) һәм балаларга җир кишәрлекләре гомуми өлешле милеккә тигез өлешләрдә бирелә (тапшырыла). (Беренче абзац 2012 елның 17 маендагы 22-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

Ата-ананың берсе җир кишәрлегенә гомуми өлешле милек хокукында өлеш алудан язма рәвештә баш тарткан йә закон көченә кергән суд карары белән  ул хәбәрсез югалган дип танылган очракта җир кишәрлеге аларның икенчесенә һәм балаларга тигез өлешләрдә гомуми өлешле милеккә бирелә (тапшырыла). (Икенче абзац 2012 елның 17 маендагы 22-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән кертелгән)

2. Әлеге Кодексның 32 статьясындагы 3 пунктында күрсәтелгән гражданнар индивидуаль торак төзелешен гамәлгә ашыру, шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару (йорт янындагы җир кишәрлеге), бакчачылык, яшелчәчелек белән шөгыльләнү өчен үзләренә җир кишәрлеге бирү йә мондый гражданнар милкендә булган торак йорт урнашкан җир кишәрлекләрен үзләренә тапшыру хокукын бер мәртәбә гамәлгә ашыра алалар. Әлеге Кодексның 32 статьясындагы 3 пунктында каралган нигезләрдә җир кишәрлеге милекчеләренә әверелгән балаларның алар балигъ яшькә җиткәннән соң шушы нигезләр буенча үзләренә бер тапкыр түләүсез җир кишәрлеге  бирү (тапшыру) хокуклары сакланып кала.  (2 пункт 2012 елның 17 маендагы 22-ТРЗ номерлы, 2018 елның 22 декабрендәге 114-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законнары редакциясендә)

3. Әлеге Кодексның 32 статьясындагы 3 пунктында күрсәтелгән гражданнар милкенә җир кишәрлекләрен бирү (тапшыру) турында карар кабул иткәндә, гариза биргәннән соң ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителгән, уллыкка алулары юкка чыгарылган, опекун яисә попечитель булулары туктатылган шушы гражданнарның балалары исәпкә алынмый.

4. Әлеге Кодексның 32 статьясындагы 3 пунктында билгеләнгән очракларда җир кишәрлекләре бирү (тапшыру) җирдән файдалану һәм төзү кагыйдәләре, җир төзелеше, шәһәр төзелеше һәм проект документациясе нигезендә гамәлгә ашырыла.

5. Әлеге Кодексның 32 статьясындагы 3 пунктының 1 пунктчасында күрсәтелгән максатлар өчен җир кишәрлекләре алырга теләгән шәһәр округы территориясендә даими яши торган гражданнарга җир кишәрлекләре тиешле шәһәр округы чикләрендә яисә, аларның ризалыгы белән, шәһәр округы милкендәге яисә идарә итү һәм эш йөртү вәкаләтләрен Татарстан Республикасы гамәлгә ашыра торган башка муниципаль берәмлекләр территориясендә урнашкан җир кишәрлекләреннән бирелә. (5 пункт, 2016 елның 7 маендагы 32-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

6. Муниципаль район составына керүче шәһәр яисә авыл җирлеге территориясендә даими яшәүче, әлеге Кодексның 32 статьясындагы 3 пунктының            1 пунктчасында күрсәтелгән максатлар өчен җир кишәрлекләре бирелүдә кызыксынучы гражданнарга җир кишәрлекләре тиешле шәһәр яисә авыл җирлеге чикләрендә йә, аерым муниципаль районның вәкиллекле органы норматив хокукый акты белән билгеләнгән очракларда, шушы муниципаль район составындагы башка җирлек чикләрендә бирелә. (6 пункт 2012 елның 17 маендагы 22-ТРЗ номерлы,            2012 елның 29 маендагы 27-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законнары редакциясендә)

7. Җирле үзидарә органнары җир кишәрлекләрен бирү нормаларын җир кишәрлекләренең әлеге Кодексның 32 статьясындагы 3 пунктының 1 пунктчасында билгеләнгән иң чик (максималь һәм минималь) күләмнәре нигезендә билгелиләр.

8. Әлеге Кодексның 32 статьясындагы 3 пунктында күрсәтелгән гражданнарга индивидуаль торак төзелешен гамәлгә ашыру, шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару (йорт янындагы җир кишәрлеге), бакчачылык, яшелчәчелек белән шөгыльләнү өчен бирүгә билгеләнгән җир кишәрлекләре исемлекләре (алга таба – җир кишәрлекләре исемлекләре) Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестры белешмәләре нигезендә һәм әлеге җир кишәрлекләрен алу хокукы булган гражданнар исемлекләреннән чыгып билгеләнә торган ихтыяҗны исәпкә алып, Татарстан Республикасында муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнары тарафыннан төзелә. (Беренче абзац 2016 елның   7 маендагы 32-ТРЗ номерлы, 2017 елның 10 июлендәге 52-ТРЗ номерлы, 2018 елның 22 декабрендәге 114-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законнары редакциясендә)

Җир кишәрлекләре исемлекләре аларның бирелү максатлары нигезендә җирле үзидарә органнары тарафыннан һәркайсына аерым төзелә һәм «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә (алга таба – «Интернет» челтәре)  муниципаль берәмлекнең рәсми сайтында урнаштырылырга тиеш.

9. Индивидуаль торак төзелешен гамәлгә ашыру, шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару (йорт янындагы җир кишәрлеге), бакчачылык яисә яшелчәчелек белән шөгыльләнү өчен җир кишәрлекләре бирелүдә кызыксынучы, әлеге Кодексның 32 статьясындагы 3 пунктында күрсәтелгән гражданнар даими яшәү урыны буенча җирле үзидарәнең вәкаләтле органына җир кишәрлеге бирү турындагы гариза белән мөрәҗәгать итәләр. Ата-ана төрле муниципаль районнар (шәһәр округлары) территориясендә даими рәвештә аерым яшәгәндә, җир кишәрлеге бирү турындагы гариза ата-ана теләге белән аларның берсенең даими яшәү урыны буенча бирелә. Гаризаның рәвеше башкарма хакимиятнең вәкаләтле органы тарафыннан раслана. (Беренче абзац 2012 елның 17 маендагы 22-ТРЗ номерлы,  2018 елның 22 декабрендәге 114-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законнары редакциясендә)

Гариза язма рәвештә яисә, гомуми файдаланудагы мәгълүмат-телекоммуникация челтәрләреннән файдаланып, электрон документ рәвешендә турыдан-туры җирле үзидарәнең вәкаләтле органына йә күпфункцияле үзәк аша  да  бирелергә мөмкин. (Икенче абзац 2013 елның 12 гыйнварындагы 2-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

10. Индивидуаль торак төзелешен гамәлгә ашыру, шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару (йорт янындагы җир кишәрлеге), бакчачылык яисә яшелчәчелек белән шөгыльләнү өчен җир кишәрлеге алу хокукы булган гражданнар исемлекләренә кертү турында карар кабул итү өчен гариза бирелгән көннән башлап   14 көннән дә соңга калмыйча мөрәҗәгать итүче тарафыннан түбәндәге документлар тапшырыла: (Беренче абзац 2012 елның 17 маендагы 22-ТРЗ номерлы, 2018 елның 22 декабрендәге 114-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законнары редакциясендә)

1) мөрәҗәгать итүченең паспорты;

2) атаның яисә ананың паспорты (әгәр ата-ана язылышкан булса йә язылышмаган, әмма бергә яши торган булса); (2 пунктча 2012 елның 17 маендагы 22-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

3) балаларның туу турында таныклыклары, шулай ук ундүрт яшькә җиткән балаларның паспортлары; (3 пунктча 2012 елның 17 маендагы 22-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

4) баланы уллыкка алуны билгеләү турында суд карары (баланың туу турында таныклыгында уллыкка алучылар аның ата-анасы буларак язылган очраклардан тыш);

5) опека һәм попечительлек органының опекун яисә попечитель билгеләү турында акты (опека яисә попечительлек билгеләнгән очракта);

6) опеканы яисә попечительлекне гамәлгә ашыру турында шартнамә (опеканы яисә попечительлекне шартнамә буенча гамәлгә ашыра торган очракта);

7) язылышуны теркәү турында таныклык (әгәр ата-ана язылышкан булса).            (7 пунктча 2012 елның 17 маендагы 22-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән кертелгән)

11. Әлеге статьяның 9 пунктында күрсәтелгән гариза кергән көннән башлап           30 көн эчендә җирле үзидарәнең вәкаләтле органы мөрәҗәгать итүчене индивидуаль торак төзелешен гамәлгә ашыру, шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару (йорт янындагы җир кишәрлеге), бакчачылык яисә яшелчәчелек белән шөгыльләнү өчен җир кишәрлеге алу хокукы булган гражданнар исемлекләренә (алга таба – исемлекләр) кертү турында карар кабул итә һәм мөрәҗәгать итүчегә уникаль исәпкә алу номеры бирә. (Беренче абзац 2012 елның 17 маендагы 22-ТРЗ номерлы, 2018 елның 22 декабрендәге 114-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законнары редакциясендә)

Исемлекләр булдыруны һәм алып баруны җирле үзидарә органы җир кишәрлекләренең бирелү максатлары нигезендә һәркайсы буенча аерым гамәлгә ашыра. Гражданнарның чираты гариза бирелү көне һәм вакыты буенча билгеләнә.

Гражданнарның уникаль исәпкә алу номерлары исемлекләре, чиратлылык күрсәтелеп, «Интернет» челтәрендә муниципаль берәмлекнең рәсми сайтында урнаштырыла һәм гражданнарны исемлекләргә керткән саен һәм аларга җир кишәрлекләре бирелгән саен яңартылырга тиеш.

12. Әгәр мөрәҗәгать итүче әлеге статьяның 10 пунктында каралган документларны тапшырмаса йә мөрәҗәгать итүче тарафыннан тапшырылган документлар мөрәҗәгать итүченең индивидуаль торак төзелешен гамәлгә ашыру, шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару (йорт янындагы җир кишәрлеге), бакчачылык яисә яшелчәчелек белән шөгыльләнү өчен җир кишәрлеге алу хокукын расламасалар, җирле үзидарәнең вәкаләтле органы исемлекләргә кертүдән баш тарту турында карар кабул итә. (12 пункт 2018 елның 22 декабрендәге 114-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

13. Әлеге Кодексның 32 статьясындагы 3 пунктының 1 пунктчасында күрсәтелгән максатлар өчен гражданнарга җир кишәрлекләре бирү, әлеге статьяның 15 пунктында каралган очраклардан тыш, аларны исемлекләргә керткән көннән алып бер елдан да соңга калмыйча чиратлылык тәртибендә гамәлгә ашырыла. (беренче абзац 2012 елның 17 маендагы 22-ТРЗ номерлы, 2018 елның                         13 октябрендәге 72-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законнары редакциясендә)

Җирле үзидарә органнары җир кишәрлекләрен сайлап алу процедурасын уздыру урынын, көнен һәм вакытын билгелиләр һәм чиратлылык, табылган җир кишәрлекләре саны нигезендә гражданнарны әлеге процедурада катнашу өчен билгелиләр.

Җирле үзидарә органы тарафыннан билгеләнгән гражданнарга җир кишәрлеген сайлап алу процедурасы уздырыла торган көнгә кадәр 14 көннән дә соңга калмыйча аны уздыру урыны, датасы, вакыты турында адресатка тапшырылуы хакында белдерү кәгазе булган заказлы хат, телеграмма йә, имза куйдырып, хәбәрнамә тапшыру юлы белән хәбәр ителә. (Өченче абзац 2012 елның 17 маендагы 22-ТРЗ номерлы, 2014 елның 23 июлендәге 58-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законнары редакциясендә)

Җир кишәрлекләре исемлегеннән гражданнар тарафыннан җир кишәрлеген сайлап алу чиратлылык нигезендә гамәлгә ашырыла, бу хакта акт төзелә, ул мөрәҗәгать итүче һәм җирле үзидарәнең вәкаләтле органы тарафыннан имзалана.

14. Җир кишәрлеге бирү турындагы карар әлеге статьяның 13 пунктында күрсәтелгән акт нигезендә, ул имзалаган вакыттан соң 14 көннән дә соңга калмыйча, җирле үзидарәнең вәкаләтле органы тарафыннан кабул ителә.

141. Идарә итү һәм эш йөртү вәкаләтләрен Татарстан Республикасы гамәлгә ашыра торган җир кишәрлекләрен бирү турында карар әлеге статьяның 13 пунктында күрсәтелгән акт нигезендә имза салынганнан соң 30 көннән дә соңга калмыйча башкарма хакимиятнең вәкаләтле органы тарафыннан кабул ителә.               (141 пункт 2016 елның 7 маендагы 32-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән кертелде)

15. Вәкаләтле җирле үзидарә органы әлеге Кодексның 32 статьясындагы 3 пунктының 1 пунктчасында күрсәтелгән максатлар өчен җир кишәрлекләре бирелүдә мәнфәгатьле гражданнарны исемлекләрдән төшереп калдыру һәм аларга җир кишәрлеген бирүдән баш тарту турында карарны түбәндәге очракта кабул итә:

  1. дәүләт милкендәге яисә муниципаль милектәге җир кишәрлеге гражданнар милкенә әлеге Кодексның 32 статьясындагы 3 пункты нигезендә бушлай бирелсә;
  2. гражданнар әлеге Кодексның 32 статьясындагы 3 пунктында күрсәтелгән таләпләргә түбәндәге сәбәпләр аркасында туры килмәсә:

а) Россия Федерациясе гражданлыгы бетү;

б) Татарстан Республикасыннан читкә даими яшәү урынына китү;

в) ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителү, уллыкка алу кире кайтарылу, опека яисә попечительлек туктатылу;

г) ата-ананың берсенең (ата-ананың) законсыз гамәлләре (гамәл кылмавы) аркасында баланың (балаларның) вафат булуы;

3) гражданнар тарафыннан аларны исемлекләрдән төшереп калдыру турында гаризалар бирелсә;

4) җир кишәрлеген сайлап алу процедурасында гражданнар җир кишәрлеген сайлап алудан өч мәртәбә баш тартса йә җир кишәрлеген сайлап алу процедурасына өч мәртәбә килми калса;

5) гражданнарны исемлекләргә кертү өчен нигез булган документларда күрсәтелгән белешмәләргә туры килмәгән һәм гражданнарның әлеге Кодексның           32 статьясындагы 3 пунктында билгеләнгән таләпләргә туры килмәвен дәлилли торган белешмәләрнең булуы ачыкланса.

Гражданнарны исемлекләрдән төшереп калдыру һәм аларга җир кишәрлеген бирүдән баш тарту турында хәбәр итү, вәкаләтле җирле үзидарә органы тиешле карар кабул иткән көннән алып 7 көннән дә соңга калмыйча, тапшырылуы турында хәбәр ителә торган заказлы хат җибәреп йә аларга хәбәрнамәне имза алып тапшыру юлы белән гамәлгә ашырыла. (15 пункт 2018 елның 13 октябрендәге 72-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

16. Әлеге Кодексның 32 статьясындагы 3 пунктында күрсәтелгән, үзләре милкендәге торак йорт урнашкан җир кишәрлекләрен тапшыруда кызыксынучы гражданнар әлеге җир кишәрлеген үзләренә тапшыру турындагы гариза белән торак йорт урыны буенча җирле үзидарәнең вәкаләтле органына мөрәҗәгать итәләр. Гаризаның рәвеше башкарма хакимиятнең вәкаләтле органы тарафыннан раслана. (Беренче абзац 2012 елның 17 маендагы 22-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

Гариза язма рәвештә яисә, гомуми файдаланудагы мәгълүмат-телекоммуникация челтәрләреннән файдаланып, электрон документ рәвешендә турыдан-туры җирле үзидарәнең вәкаләтле органына йә күпфункцияле үзәк аша  да бирелергә мөмкин. (Икенче абзац 2013 елның 12 гыйнварындагы 2-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

17. Әлеге Кодексның 32 статьясындагы 3 пунктында күрсәтелгән гражданнар милкендәге торак йорт урнашкан җир кишәрлеген тапшыру турында карар кабул итү өчен әлеге статьяның 10 пунктында каралган документлар белән бергә түбәндәге документлар кирәк:

1) тапшырыла торган җир кишәрлегендә урнашкан торак йортка Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрыннан өземтә; (1 пунктча 2017 елның 10 июлендәге 52-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

2) тапшырыла торган җир кишәрлегенә Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрыннан өземтә; (2 пунктча 2017 елның 10 июлендәге 52-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

3) торак йортка хокукны билгели торган документ (әгәр әлеге торак йортка милекчелек хокукы Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрында теркәлмәгән булса); (3 пунктча 2017 елның 10 июлендәге 52-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

4) җир кишәрлегенә хокукны билгели торган документ (әгәр әлеге җир кишәрлегенә хокук Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрында теркәлмәгән булса). (4 пунктча 2017 елның 10 июлендәге 52-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

1 һәм 2 пунктчаларда күрсәтелгән документларны, әгәр гражданнар аларны үз инициативалары белән тапшырмасалар, җирле үзидарә органнары мөстәкыйль рәвештә соратып алалар.

18. Җир кишәрлекләрен әлеге Кодексның 32 статьясындагы 3 пунктында күрсәтелгән, үзләре милкендәге торак йорт урнашкан җир кишәрлекләрен тапшыруда кызыксынучы гражданнар милкенә түләүсез тапшыру әлеге статьяның 16 пунктында каралган гариза җирле үзидарә органына кергән көннән алты айдан да соңга калмыйча гамәлгә ашырыла һәм шушы органның карары белән рәсмиләштерелә. (18 пункт 2013 елның 12 гыйнварындагы 2-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

19. Әгәр мөрәҗәгать итүче әлеге статьяның 17 пунктында каралган документларны тапшырмаса йә мөрәҗәгать итүче тарафыннан тапшырылган яисә җирле үзидарәнең вәкаләтле органы тарафыннан алынган документлар мөрәҗәгать итүченең җир кишәрлеге тапшыру хокукын расламасалар, җирле үзидарәнең вәкаләтле органы җир кишәрлеген тапшырудан баш тарту турында карар кабул итә.

191. Әлеге статьяның 5 пункты нигезендә җир кишәрлекләре бирелгәндә башкарма хакимиятнең вәкаләтле органы һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнары арасындагы хезмәттәшлек тәртибе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан раслана. (191 пункт 2016 елның 7 маендагы 32-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән кертелде)

Гражданнарга аларга җир кишәрлеген тапшырудан баш тарту турында хәбәр итү, вәкаләтле җирле үзидарә органы тиешле карар кабул иткән көннән алып            7 көннән дә соңга калмыйча, тапшырылуы турында хәбәр ителә торган заказлы хат җибәреп йә аларга хәбәрнамәне имза алып тапшыру юлы белән гамәлгә ашырыла. (икенче абзац 2018 елның 13 октябрендәге 72-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән кертелде)

20. Башкарма хакимиятнең вәкаләтле органы әлеге Кодексның                               32 статьясындагы 3 өлешендә күрсәтелгән нигезләр буенча милек итеп җир кишәрлекләре бирелгән (тапшырылган) гражданнарның реестрын алып бара. Җир кишәрлекләрен алучылар реестрын алып бару тәртибе һәм реестрга кертелергә тиешле белешмәләр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан билгеләнә.

21. Җир кишәрлекләрен әлеге Кодексның 32 статьясының 3 пунктында күрсәтелгән гражданнар милкенә түләүсез бирү (тапшыру) турындагы мәгълүмат Социаль тәэмин итүнең бердәм дәүләт мәгълүмат системасында урнаштырыла. Күрсәтелгән мәгълүматны Социаль тәэмин итүнең бердәм дәүләт мәгълүмат системасына урнаштыру (алу) «Дәүләт социаль ярдәме турында» 1999 елның          17 июлендәге 178-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә гамәлгә ашырыла. (21пункт 2017 елның 23 декабрендәге 98-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән кертелде)

 

33 статья. Үз көчен югалтты. – 2018 елның 22 декабрендәге 111-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы

 

331 статья. Үз көчен югалтты. 2016 елның 7 маендагы 32-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законы

 

332 статья. Дәүләт милкендәге яисә муниципаль милектәге җир кишәрлекләрен социаль файдаланудагы наем йортлары төзү һәм алардан файдалану максатларында территорияне үзләштерү өчен коммерциягә карамаган оешмаларга бирү  (статья 2015 елның 1 июлендәге 45-ТРЗ номерлы  Татарстан Республикасы Законы белән кертелгән)

 

Дәүләт милкендәге яисә муниципаль милектәге җир кишәрлекләре социаль файдаланудагы наем йортлары төзү һәм алардан файдалану максатларында территорияне үзләштерү өчен Татарстан Республикасы яисә муниципаль берәмлекләр тарафыннан төзелгән коммерциягә карамаган оешмаларга социаль файдаланудагы наем йортлары төзү һәм алардан файдалану максатларында территорияне үзләштерү өчен түбәндәге очракларда торглар үткәрелмичә биш елга кадәр вакытка арендага бирелә:  

1) коммерциягә карамаган оешма социаль файдаланудагы наем йортлары төзү һәм алардан файдалану максатларында территорияне үзләштерү буенча дәүләт яисә муниципаль программаларда катнашса;

2) социаль файдаланудагы наем йорты төзү һәм аннан файдалану максатларында территорияне үзләштерү турында билгеле бер җир кишәрлегенә карата шартнамә төзү хокукына аукционнар кимендә ике мәртәбә булмаган дип танылса һәм аукционда катнашуга гариза биргән бердәнбер зат белән, аукционда бердәнбер катнашучы дип танылган гариза бирүче белән яисә аукционда катнашкан бердәнбер катнашучы белән социаль файдаланудагы наем йортын төзү һәм аннан файдалану максатларында территорияне үзләштерү турында шартнамә төзелмәгән булса.

 

333 статья. Дәүләт яисә муниципаль милектәге җир кишәрлекләрен социаль-мәдәни һәм коммуналь-көнкүреш билгеләнешендәге объектлар урнаштыру, масштаблы инвестиция проектларын гамәлгә ашыру өчен арендага бирү (статья 2015 елның 7 октябрендәге 67-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән кертелгән)

 

1. Дәүләт милкендәге җир кишәрлеген, шул исәптән дәүләт милке чикләнмәгән җир кишәрлеген, яисә муниципаль милектәге җир кишәрлеген арендалау шартнамәсе, Татарстан Республикасы Президенты күрсәтмәсе  нигезендә җир кишәрлеге юридик затларга социаль-мәдәни һәм коммуналь-көнкүреш билгеләнешендәге объектлар урнаштыру, масштаблы инвестиция проектларын гамәлгә ашыру өчен бирелгән очракта, күрсәтелгән объектларның, инвестиция проектларының әлеге статьяда  билгеләнгән критерийларга туры килү шарты белән, торглар үткәрмичә төзелә.

2. Социаль-мәдәни һәм коммуналь-көнкүреш билгеләнешендәге объектлар стратегик планлаштыру документларында билгеләнгән өстенлекләргә һәм максатларга туры килсә һәм мәдәният, сәнгать, кинематография, спорт, төзекләндерү, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм тәрбия эше, социаль яклау һәм социаль хезмәт күрсәтү, коммуналь хуҗалык, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү объектлары, шулай ук гидротехника корылмалары, күпкатлы һәм (яисә) җир асты машина кую урыннары (парковкалар), күпкатлы гаражлар булып торса, җир кишәрлеген мондый объектларны  урнаштыру өчен бирү рөхсәт ителә.  (2 пункт 2018 елның 5 мартындагы 5-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

3. Җир кишәрлеген масштаблы инвестиция проектын гамәлгә ашыру максатларында бирү масштаблы инвестиция проекты түбәндәге критерийларның берсенә туры килгән очракта рөхсәт ителә:

1) эш урыннары булдыру яисә аларның санын арттыру;

2) инвестицияләрнең күздә тотыла торган  күләменә таләп;

3) Татарстан Республикасы территориясендә түләнә торган салымнардан  еллык керемнәрнең артуы;

4) намуссыз застройщиклар гамәлләреннән (гамәл кылмауларыннан) зыян күргән гражданнарның – күпфатирлы йортлар төзүдә өлешле катнашучыларның хокукларын яклау чараларын күрү өчен шәхси торак йортлар һәм (яисә) күпфатирлы йортлар төзү;

5) намуссыз застройщиклар гамәлләреннән (гамәл кылмауларыннан) зыян күргән затларга, шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән кредит яисә бүтән финанс оешмалары эшчәнлегеннән зыян күргән затларга ярдәм итү. (5 пунктча 2017 елның 11 маендагы 28-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән кертелгән)

4. Әлеге статьяның 3 пунктында күрсәтелгән критерийларның сыйфат һәм (яисә) сан күрсәткечләре Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан билгеләнә.

5. Әлеге статьяда каралган нигезләр буенча җир кишәрлеге алуда кызыксынган юридик зат Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына яисә ул вәкаләт биргән органга мөрәҗәгать итә, социаль-мәдәни һәм коммуналь-көнкүреш билгеләнешендәге объектның, масштаблы инвестиция проектының әлеге статьяда күрсәтелгән критерийларга туры килүе турында документлар тапшыра. Юридик затка җир кишәрлеге бирү турындагы тәкъдим социаль-мәдәни һәм коммуналь-көнкүреш билгеләнешендәге объектның, масштаблы инвестиция проектының әлеге статьяда күрсәтелгән критерийларга туры килүе турында дәлилле бәяләмә белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан Татарстан Республикасы Президентына кертелә. Юридик зат белән җир кишәрлеген арендалау шартнамәсе Татарстан Республикасы Президенты күрсәтмәсе нигезендә Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органы  яисә  җир кишәрлекләре белән эш йөртүгә  вәкаләтле җирле үзидарә органы тарафыннан җир турындагы законнар нигезендә билгеләнгән тәртиптә төзелә.

6. Юридик зат тарафыннан әлеге статьяның 5 пунктында каралган документларны бирү тәртибе, аларның исемлеге, карау тәртибе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан билгеләнә.

 

34 статья. Җир кишәрлекләренең иң чик (минималь һәм максималь) күләмнәре (статья исеме 2016 елның 7 маендагы 32-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

 

1. Дәүләт милкендәге яисә муниципаль милектәге җирләрдән гражданнар милкенә бирелә торган җир кишәрлекләренең иң чик минималь күләмнәре түбәндәгечә билгеләнә: (беренче абзац 2016 елның 7 маендагы 32-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

1) крестьян (фермер) хуҗалыгы үз эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен – гражданнар милкенә җир кишәрлекләрен түләүсез бирүнең законнар нигезендә авыл хуҗалыгының уңдырышлы җирләрен хосусыйлаштыру мизгеленә билгеләнгән уртача район нормасы күләмендә; (1 пунктча 2014 елның 14 маендагы 36-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

2) бакчачылык, яшелчәчелек алып бару өчен – 0,04 гектар мәйданда. (2 пунктча 2018 елның 22 декабрендәге 114-ТРЗ номерлы ТР  Законы редакциясендә)

2. Дәүләт милкендәге яисә муниципаль милектәге җирләрдән гражданнар милкенә бирелә торган җир кишәрлекләренең иң чик максималь күләмнәре түбәндәгечә билгеләнә: (беренче абзац 2016 елның 7 маендагы 32-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

1) крестьян (фермер) хуҗалыгы үз эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен – бер муниципаль район территориясендә урнашкан, бер граждан һәм (яисә) бер юридик зат милкендә торырга мөмкин булган авыл хуҗалыгының уңдырышлы җирләре гомуми мәйданының максималь күләменнән артыграк булмаган күләмдә; (1 пунктча 2007 елның 28 апрелендәге 18-ТРЗ номерлы, 2014 елның 14 маендагы 36-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законнары редакциясендә)

2) бакчачылык, яшелчәчелек алып бару өчен – 0,15 гектар мәйданда. . (2 пунктча 2018 елның 22 декабрендәге 114-ТРЗ номерлы ТР  Законы редакциясендә)

3. Үз көчен югалтты. 2016 елның 7 маендагы 32-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы

4. Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнарның  бер үк вакытта милек хокукында һәм (яисә) бүтән хокукта булырга мөмкин җир кишәрлекләренең гомуми мәйданының максималь күләме ике гектарга тигез, шул исәптән торак пункт чикләрендә бер гектарга тигез. (4 пункт 2009 елның 31 июлендәге 41-ТРЗ номерлы, 2016 елның 7 маендагы 32-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законнары редакциясендә)

5 – 6 пунктлар үз көчен югалтты. 2016 елның 7 маендагы 32-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы

 

 

VI бүлек.  ҖИР КИШӘРЛЕКЛӘРЕ МИЛЕКЧЕЛӘРЕНЕҢ, ҖИРДӘН ФАЙДАЛАНУЧЫЛАРНЫҢ, ҖИР БИЛӘҮЧЕЛӘРНЕҢ ҺӘМ ҖИР КИШӘРЛЕКЛӘРЕН АРЕНДАЛАУЧЫЛАРНЫҢ ХОКУКЛАРЫ ҺӘМ БУРЫЧЛАРЫ. ҖИРГӘ ХОКУКЛАРНЫ ТУКТАТУ

 

35 статья. Җир кишәрлекләре милекчеләренең, җирдән файдаланучыларның, җир биләүчеләрнең һәм җир кишәрлекләрен арендалаучыларның җир кишәрлекләреннән файдаланганда хокуклары һәм бурычлары

 

1. Җир кишәрлекләре милекчеләренең, җирдән файдаланучыларның, җир биләүчеләрнең һәм җир кишәрлеген арендалаучыларның җир кишәрлекләреннән файдаланганда хокуклары һәм бурычлары законнар белән билгеләнә.

2. Гражданнар һәм юридик затлар җир кишәрлекләренә үзләренең хокукларын, Россия Федерациясе Җир кодексы, федераль законнар белән башкасы билгеләнмәгән булса, үзләре теләгәнчә гамәлгә ашыралар.

3. Гражданнарның һәм юридик затларның җир кишәрлекләренә үзләренең хокукларын гамәлгә ашырудан баш тартулары аларның Россия Федерациясе Җир кодексында билгеләнгән бурычларын туктатуга китерми.

 

351 статья. Авыл хуҗалыгы оешмаларына һәм крестьян (фермер) хуҗалыкларына эшчәнлекләрен гамәлгә ашыру өчен даими (вакыты чикләнмәгән) файдалану хокукында яисә гомерлек мирас итеп биләү хокукында бирелгән дәүләт милкендәге яисә муниципаль милектәге җир кишәрлекләрен милеккә алу  (статья 2015 елның 1 июлендәге 45-ТРЗ номерлы  Татарстан Республикасы Законы белән кертелгән)

 

1. Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән авыл хуҗалыгы оешмаларына яисә крестьян (фермер) хуҗалыкларына эшчәнлекләрен гамәлгә ашыру өчен даими (вакыты чикләнмәгән) файдалану хокукында яисә гомерлек мирас итеп биләү хокукында бирелгән җир кишәрлекләре, әгәр мондый кишәрлекләрдә биналар яисә корылмалар булмаса, күрсәтелгән затлар тарафыннан милеккә авыл хуҗалыгының уңдырышлы җирләренең кадастр хакының 10 процентына тигез бәядән алына.

2. Торак пунктлар чикләрендә урнашкан һәм авыл хуҗалыгы җитештерүе өчен билгеләнгән, авыл хуҗалыгы оешмаларына яисә крестьян (фермер) хуҗалыкларына эшчәнлекләрен гамәлгә ашыру өчен даими (вакыты чикләнмәгән) файдалану хокукында яисә гомерлек мирас итеп биләү хокукында бирелгән җир кишәрлекләре, әгәр мондый кишәрлекләрдә биналар яисә корылмалар булмаса, күрсәтелгән затлар тарафыннан милеккә аларның кадастр хакының 10 процентына тигез бәядән алына.

3. Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән яисә торак пункт җирләреннән бирелгән  һәм  авыл хуҗалыгы җитештерүе алып бару өчен билгеләнгән, биналары һәм корылмалары булмаган җир кишәрлеген арендага алучы,  шушы арендаторның аренда хокукы мондый җир кишәрлеген даими (вакыты чикләнмәгән) файдалану хокукын яисә гомерлек мирас итеп биләү хокукын аренда хокукына яңадан рәсмиләштерү нәтиҗәсендә барлыкка килгән очракта, мондый җир кишәрлеген кадастр хакының 10 процентына  тигез бәядән милеккә алырга хокуклы. (статья 2015 елның 1 июлендәге 45-ТРЗ номерлы  Татарстан Республикасы Законы белән кертелгән)

 

36 статья. Җир кишәрлегенә милекчелек хокукын, җир кишәрлегеннән даими (вакыты чикләнмичә) файдалану хокукын, җир кишәрлеген гомерлек мирас итеп биләү хокукын, җир кишәрлеген арендалау хокукын туктату нигезләре

 

1. Җир кишәрлегенә милекчелек хокукы милекче үзенең җир кишәрлеген башка затларга аерып биргәндә, милекче граждан һәм җир законнарында каралган башка нигезләрдә җир кишәрлегенә милекчелек хокукыннан баш тартканда туктатыла. (1 пункт 2016 елның 7 маендагы 32-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

2. Җир кишәрлегеннән даими (вакыты чикләнмәгән) файдалану хокукы, җир кишәрлеген гомерлек мирас  итеп биләү хокукы җирдән файдаланучы, җир биләүче Россия Федерациясе Җир кодексында каралган шартларда һәм тәртиптә, граждан һәм җир законнарында билгеләнгән башка нигезләрдә җир кишәрлегенә булган үз хокукыннан баш тартканда туктатыла.(беренче абзац 2016 елның 7 маендагы 32-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

Җир кишәрлегеннән даими (вакыты чикләнмичә) файдалану хокукы, җир кишәрлеген мирас итеп калдырырлык гомерлек биләү хокукы Россия Федерациясе Җир кодексында билгеләнгән нигезләрдә һәм тәртиптә мәҗбүри туктатыла. (Икенче абзац 2016 елның 7 маендагы 32-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

(2 пункт 2007 елның 28 апрелендәге 18-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

3. Җир кишәрлеген арендалау Россия Федерациясе Җир кодексында һәм граждан законнарында каралган тәртиптә һәм нигезләрдә туктатыла.

 

37 статья. Җир кишәрлекләрен Татарстан Республикасының дәүләт ихтыяҗлары һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен аерып алу (статья исеме 2016 елның 7 маендагы 32-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

 

1. Татарстан Республикасы дәүләт ихтыяҗлары яисә муниципаль ихтыяҗлар өчен җир кишәрлекләрен аерып алу Россия Федерациясе Җир кодексында һәм федераль законнарда билгеләнгән аерым очракларда гына гамәлгә ашырыла.                (1 пункт 2016 елның 7 маендагы 32-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

2. Җир кишәрлекләрен Татарстан Республикасының дәүләт ихтыяҗлары яисә муниципаль ихтыяҗлар өчен аерып алу турындагы карарны әзерләү һәм кабул итү тәртибе федераль җир законнары белән билгеләнә. (2 пункт 2016 елның 7 маендагы 32-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

 

3. Үз көчен югалтты. 2016 елның 7 маендагы 32-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы

 

371 статья. Үз көчен югалтты. 2016 елның 7 маендагы 32-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы

 

38 статья. Җирләрнең сыйфатын начарайтканда, җир кишәрлекләре милекчеләренең, җирдән файдаланучыларның, җир биләүчеләрнең һәм җир кишәрлекләрен арендалаучыларның, җир кишәрлекләрендә урнашкан күчемсез мөлкәт объектлары хокукына ия булучыларның хокукларын чикләгәндә зыянны каплау (Статья 2018 елның 22 декабрендәге 111-ТРЗ номерлы ТР Законы редакциясендә)

 

Җирләрнең сыйфатын начарайтканда, җир кишәрлекләре милекчеләренең, җирдән файдаланучыларның, җир биләүчеләрнең һәм җир кишәрлекләрен арендалаучыларның, җир кишәрлекләрендә урнашкан күчемсез мөлкәт объектлары хокукына ия булучыларның хокукларын чикләгәндә зыянны каплау Россия Федерациясе Җир кодексы нигезендә гамәлгә ашырыла.

39 статья.  Җирләрне резервлау

 

1. Дәүләт яисә муниципаль ихтыяҗлар өчен җир кишәрлекләрен резервлау законнар  нигезендә гамәлгә ашырылырга мөмкин.

2. Автомобиль, су, тимер юл, һава юлы һәм башка төрдәге транспорт объектларын төзү һәм реконструкцияләү өчен шартлар тудыру максатларында җирләрне резервлау тәртибе федераль законнар белән билгеләнә.

3. Җирләрне резервлау турындагы карарда резервлауның максатлары һәм вакытлары, җир кишәрлекләренең  мәйданы, категориясе, кадастр номерлары күрсәтелергә тиеш. Элек бирелгән җир кишәрлекләрен резервлаган очракта җир кишәрлекләренең милекчеләре, җирдән файдаланучылар, җир биләүчеләр, җир кишәрлекләрен  арендалаучылар,  сервитутларга ия булучылар күрсәтелә.

4. Дәүләт яисә муниципаль милектәге, гражданнар һәм юридик затлар хокукында булмаган җир кишәрлекләрен резервлаганда күрсәтелгән кишәрлекләр вакытлы объектларны урнаштыру өчен яисә төзелешкә бәйле булмаган максатлар өчен резервлау срогыннан артмый торган вакытка җир кишәрлекләренең категориясе һәм рөхсәт ителгән файдаланылышы нигезендә арендага тапшырылырга мөмкин.

5. Татарстан Республикасы дәүләт ихтыяҗлары өчен җирләрне резервлау нефть һәм газ сәнәгате, энергетика объектларын, торба үткәргечләрне һәм аларның объектларын төзү һәм эксплуатацияләү, проект-эзләнү һәм геологик разведкалау эшләрен алып бару өчен шартлар тудыру максатларында, шулай ук законнарда каралган башка очракларда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары буенча гамәлгә ашырылырга мөмкин. (5 пункт 2007 елның 9 гыйнварындагы 1-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән кертелгән)

 

VII бүлек. АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ БИЛГЕЛӘНЕШЕНДӘГЕ ҖИРЛӘРНЕҢ ӘЙЛӘНЕШ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ

 

40 статья. Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең әйләнеше

 

1. Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең әйләнеше федераль законнар нигезендә гамәлгә ашырыла.

2. Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән барлыкка килә торган яңа җир кишәрлегенең минималь күләме, федераль законнарда һәм Татарстан Республикасы законнарында каралган очраклардан тыш, авыл хуҗалыгының уңдырышлы җирләрен хосусыйлаштыру мизгеленә гражданнар милкенә җир кишәрлекләрен түләүсез тапшыруның законнар нигезендә  билгеләнгән уртача район нормасы күләменнән кимрәк була алмый.

21. Ясалма сугарыла торган авыл хуҗалыгы җирләре һәм (яисә) киптерелә торган җирләр өчен җир кишәрлегенең минималь күләме Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең агросәнәгать комплексы белән идарә итү өлкәсендәге  вәкаләтле органы тарафыннан билгеләнә. (21 пункт 2014 елның 7 мартындагы 17-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән кертелгән)

3. Бер муниципаль район территориясендә урнашкан, бер граждан һәм (яисә) бер юридик зат милкендә торырга мөмкин булган авыл хуҗалыгының уңдырышлы җирләре гомуми мәйданының максималь күләме Татарстан Республикасы законы белән билгеләнә. (3 пункт 2007 елның 28 апрелендәге 18-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

 

401 статья. Татарстан Республикасы территориясендәге аеруча әһәмиятле продуктив авыл хуҗалыгы җирләре  (статья 2014 елның 7 мартындагы 17-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән кертелгән)

 

1. Татарстан Республикасы территориясендәге башка максатларда файдалану рөхсәт ителми торган аеруча әһәмиятле продуктив авыл хуҗалыгы җирләренә, федераль законнар белән билгеләнгән очраклардан тыш, түбәндәгеләр керә:

1) фәнни оешмаларның тәҗрибә-җитештерү бүлекчәләренең һәм югары белем бирү мәгариф оешмаларының уку-тәҗрибә бүлекчәләренең авыл хуҗалыгы җирләре;

2) муниципаль район (шәһәр округы) буенча кадастр бәясе аның уртача дәрәҗәсенең 50 процентыннан  һәм аннан да артыграк булган авыл хуҗалыгы җирләре; 

3) селекция казанышлары сынауларын башкару, саклау һәм алардан файдалану өчен билгеләнгән авыл хуҗалыгы җирләре;

4) ясалма рәвештә сугарыла торган авыл хуҗалыгы җирләре һәм стационар сугару системалары, ябык киптерү системалары булган киптерелә торган җирләр.

2. Татарстан Республикасы территориясендәге башка максатларда файдалану рөхсәт ителми торган аеруча әһәмиятле продуктив авыл хуҗалыгы җирләре исемлеге (алга таба – Исемлек) Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең  агросәнәгать комплексы белән идарә итү өлкәсендәге вәкаләтле органы тарафыннан төзелә һәм   Татарстан Республикасы  Министрлар Кабинеты  тарафыннан  раслана.

3. Исемлеккә кертелгән  җир кишәрлекләре турында мәгълүмат “Интернет” челтәрендә Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең  агросәнәгать комплексы белән идарә итү өлкәсендәге вәкаләтле органының рәсми сайтында урнаштырыла.

 

41 статья. Затның авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән җир кишәрлеген яисә җир кишәрлегенә  гомуми милек хокукындагы өлешне аның милек хокукында була алмаган авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән аерып алу бурычы

 

1. Җир кишәрлеге (җир кишәрлеге өлеше) яисә җир кишәрлегенә гомуми милек хокукындагы өлеш авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән милекче тарафыннан «Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең әйләнеше турында» Федераль закон нигезендә мәҗбүри рәвештә түбәндәге очракларда аерып алынырга тиеш, әгәр:

 ул чит ил гражданы, чит ил юридик заты, гражданлыгы булмаган зат яисә устав (җыелма) капиталында чит ил гражданнарының, чит ил юридик затларының, гражданлыгы булмаган затларның өлеше 50 проценттан артык булган юридик зат булса;

бер муниципаль район территориясендә урнашкан, бер граждан һәм (яисә) бер юридик зат милкендәге авыл хуҗалыгының уңдырышлы җирләренең гомуми мәйданы авыл хуҗалыгының уңдырышлы җирләре гомуми мәйданының Татарстан Республикасы законы белән билгеләнгән максималь күләменнән артыграк булса. (Өченче абзац 2007 елның 28 апрелендәге 18-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

2. «Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең әйләнеше турында» Федераль закон таләпләре  бозылган очракта, милекче  күрсәтелгән федераль законда билгеләнгән вакыт эчендә   авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең җир кишәрлеген яисә җир кишәрлегенә гомуми милек хокукындагы өлешне  аерып алмаса, хокукларны теркәү  органы башкарма хакимиятнең вәкаләтле органына ун көн эчендә  бу хакта язма рәвештә хәбәр итәргә тиеш. (2 пункт 2017 елның 10 июлендәге 52-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

3. Башкарма хакимиятнең вәкаләтле органы әлеге статьяның 1 пунктында күрсәтелгән  таләпләрнең бозылуы турында үзенә мәгълүм булган көннән соң бер ай эчендә  мондый милекчене авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең җир кишәрлеген яисә җир кишәрлегенә гомуми милек хокукындагы  өлешне  торгларда (конкурсларда, аукционнарда) сатарга мәҗбүр итү турындагы гариза белән  судка мөрәҗәгать итәргә тиеш.

4. Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән җир кишәрлеге яисә җир кишәрлегенә гомуми милек хокукында өлеш алырга теләк белдергән зат булмаса, бу җир кишәрлеген яисә өлешне Татарстан Республикасы ала яисә әлеге статьяның               5 пунктында билгеләнгән очракта муниципаль берәмлек шушы урындагы базар бәясе буенча ала. (4 пункт 2007 елның 28 апрелендәге 18-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

5. Муниципаль берәмлек территориясендә урнашкан авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән җир кишәрлеген яисә муниципаль берәмлек территориясендә урнашкан авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән җир кишәрлегенә гомуми милек хокукындагы өлешне, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты әлеге җир кишәрлеген (өлешне) сатып алудан баш тарткан очракта, муниципаль берәмлек сатып ала.

 

42 статья. Үз көчен югалткан.2014 елның 14 маендагы 36-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы.

 

43 статья. Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән җир кишәрлеген сату-алу  (статья исеме 2007 елның 28 апрелендәге 18-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

 

1. Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән җир кишәрлеген сатканда Татарстан Республикасы яисә муниципаль берәмлек әлеге статьяда билгеләнгән  очракта,  гавами торгларда сату очракларыннан һәм җир кишәрлеген дәүләт ихтыяҗлары яисә муниципаль ихтыяҗлар өчен аерып алу очракларыннан тыш, мондый җир кишәрлеген сатып алу бәясе буенча  өстенлекле сатып алу хокукына ия. (1 пункт 2016 елның 7 маендагы 32-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законнары редакциясендә)

2. Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән җир кишәрлеген сатучы, гавами торгларда сату очракларыннан тыш, җир кишәрлегенең бәясен, күләмен, урнашкан урынын һәм үзара исәп-хисаплар ясалырга тиешле вакытын күрсәтеп, аны сатарга ниятләве турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына язма рәвештә хәбәр итәргә тиеш. Мондый алыш-бирешләр буенча үзара исәп-хисапларны башкару вакыты 90 көннән артмаска тиеш. (Беренче абзац 2007 елның 28 апрелендәге 18-ТРЗ номерлы, 2016 елның 7 маендагы 32-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законнары редакциясендә)

Сату турындагы хәбәр кул куйдырып  тапшырыла яисә хатның тапшырылуы турында хәбәр ителә торган  заказлы хат җибәрелә.  

3. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты хәбәрне алган көннән соң бер атна эчендә сатыла торган җир кишәрлеге урнашкан территориядәге муниципаль берәмлекнең җирле үзидарә органына җир кишәрлеген сатып алу турындагы тәкъдимне алуы хакында хәбәр җибәрә.

Җирле үзидарә органы хәбәрнамәне алган көннән бер атна эчендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына сатыла торган  җир кишәрлеген алырга ниятләве хакында үз тәкъдимнәрен җибәрә ала.

Әгәр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты сатып алудан баш тартса йә хәбәрне алган көннән соң ике атна эчендә сатыла торган җир кишәрлеген алырга ниятләве хакында җирле үзидарә органына хәбәр итмәсә, аны сатып алу хокукы муниципаль берәмлеккә бирелә.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты яисә җирле үзидарә органы сатып алудан баш тартса яисә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының яки җирле үзидарә органының сатыла торган җир кишәрлеген алырга ниятләве турында сатучыга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына сату турында хәбәр алынган көннән соң 30 көн эчендә хәбәр ителмәсә, сатучы җир кишәрлеген,  хәбәрдә күрсәтелгән бәядән киметмичә, бер ел эчендә өченче затка сатарга хокуклы. (Дүртенче абзац 2007 елның 28 апрелендәге 18-ТРЗ номерлы,2016 елның 7 маендагы 32-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законнары редакциясендә)

Җир кишәрлеген хәбәрдә күрсәтелгән бәядән түбәнрәк бәягә яисә  шартнамәдәге башка җитди шартларны үзгәртеп сатарга ниятләгәндә,  сатучы  әлеге статьяда билгеләнгән кагыйдәләр буенча яңа хәбәр җибәрергә тиеш.

4. Үз көчен югалткан. – 2007 елның 28 апрелендәге 18-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы.

5. Үз көчен югалткан. – 2007 елның 28 апрелендәге 18-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы.

 

44 статья. Дәүләт милкендәге яисә муниципаль милектә ге авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән җир кишәрлекләрен арендалау (статья исеме 2016 елның 7 маендагы 32-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законнары редакциясендә)

 

1. Дәүләт милкендәге яисә муниципаль милектәге авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән җир кишәрлеген арендалау шартнамәсе, федераль законнарда билгеләнгән очраклардан тыш, өч елдан алып кырык тугыз елга кадәр срокка төзелә. (1 пункт 2007 елның 28 апрелендәге 18-ТРЗ номерлы, 2014 елның           7 мартындагы 17-ТРЗ номерлы, 2016 елның 7 маендагы 32-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законнары редакциясендә)

 

2. Авыл хуҗалыгы җитештерүе өчен билгеләнгән һәм гражданга яисә юридик затка арендага бирелгән җир кишәрлеге, әлеге граждан яисә әлеге юридик зат мондый җир кишәрлеген торглар үткәрмичә генә сату-алу шартнамәсен төзү турындагы гаризаны җир кишәрлеген арендага алу шартнамәсенең срогы тәмамланачак көнгә кадәр биргән очракта, әлеге граждан яисә әлеге юридик зат  белән аренда килешүе төзелгән йә җир кишәрлеген арендалауның күрсәтелгән шартнамәсе буенча хокуклар һәм йөкләмәләр әлеге гражданга яисә әлеге юридик затка тапшырылган вакыттан соң өч ел үткәч, мондый җир кишәрлегеннән файдаланганда җир кишәрлекләрен бирүгә вәкаләтле дәүләт хакимиятенең башкарма органнарында, җирле үзидарә органнарында дәүләт җир күзәтчелеге кысаларында ачыкланган һәм бетерелмәгән Россия Федерациясе законнарын бозулар хакында мәгълүмат булмау шарты белән, әлеге граждан яисә әлеге юридик зат тарафыннан милеккә сатып алынырга мөмкин. (5 пункт 2016 елның 7 маендагы 32-ТРЗ номерлы, 2016 елның 19 ноябрендәге 90-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законнары редакциясендә)

3. Үз көчен югалтты. 2016 елның 7 маендагы 32-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы

 

45 статья. Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән булган җир кишәрлекләре әйләнешенә, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән булган җир кишәрлекләренә гомуми милек хокукындагы өлешләр әйләнешенә бәйле хәбәрләрне массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгару

(статья исеме 2016 елның 7 маендагы 32-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

 

1. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан билгеләнә торган массакүләм мәгълүмат чараларында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән булган җир кишәрлекләре әйләнешенә, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән булган җир кишәрлекләренә гомуми милек хокукындагы өлешләр әйләнешенә бәйле түбәндәге хәбәрләр бастырып чыгарыла:

1) муниципаль милектәге җир өлешләре исәбеннән бүлеп бирелгән җир кишәрлеге сатып алу мөмкинлеге турында мәгълүмат;

2) муниципаль милектәге җир өлеше сатып алу мөмкинлеге турында мәгълүмат;

3) файдаланылмый торган җир өлешләре исемлеге;

4) җир кишәрлекләрен ызанлау проекты белән танышу урыны һәм тәртибе турында хәбәр;

5) җир кишәрлекләрен ызанлау проектын килештерү зарурлыгы турында хәбәр;

6) өлешле милектә катнашучыларның гомуми җыелышы булачагы турында өлешле милектә катнашучыларга хәбәр итү. (1 пункт 2016 елның 7 маендагы 32-ТРЗ номерлы, 2016 елның 19 ноябрендәга 90-ТРЗ Татарстан Республикасы законнары редакциясендә)

2. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан билгеләнә торган массакүләм мәгълүмат чараларында хәбәрне бастырып чыгару бурычы җир хокукы мөнәсәбәтләрендә катнашучыларны башка массакүләм мәгълүмат чараларында өстәмә мәгълүмат бастырып чыгару хокукыннан мәхрүм итми.

 

46 статья. Үз көчен югалтты. 2016 елның 7 маендагы 32-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы

 

47 статья. Җир өлешенә хокукны таныклаучы документлар

 

«Күчемсез мөлкәткә хокукларны һәм аның белән алыш-бирешләрне дәүләт теркәвенә алу турында» Федераль закон үз көченә кергәнче җир өлешләренә хокук турында бирелгән таныклыклар, ә алар булмаганда, күрсәтелгән Федераль закон үз көченә кергәнче кабул ителгән, авыл хуҗалыгының уңдырышлы җирләрен хосусыйлаштыру турында җирле үзидарә органнарының җир өлешенә хокукларны таныклый торган карарларыннан өземтәләр Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрындагы язмалар белән бер үк юридик көчкә ия була. (2017 елның 10 июлендәге 52-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

 

VIII бүлек. КҮЧЕШ НИГЕЗЛӘМӘЛӘРЕ

 

48 статья. Казан шәһәре территориясендә үзләренә карата дәүләт милке чикләнмәгән җир кишәрлекләре белән эш итү үзенчәлекләре (статья                2006 елның 20 июлендәге 53-ТРЗ Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

 

1. Казан шәһәре территориясе чикләрендә үзләренә карата дәүләт милке чикләнмәгән җир кишәрлекләре белән эш итү, әлеге статьяның 2 пунктында күрсәтелгән җир кишәрлекләреннән тыш, җирле үзидарә органнары тарафыннан гамәлгә ашырыла.

2. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Казан шәһәре территориясе чикләрендә түбәндә күрсәтелгән җир кишәрлекләре белән эш итә:

Татарстан Республикасы дәүләт җир резервына кертелгән;

өченче абзац үз көчен югалткан. – 2007 елның 28 апрелендәге 18-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы.

дүртенче абзац үз көчен югалткан. – 2007 елның 28 апрелендәге 18-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы.

бишенче абзац үз көчен югалткан. – 2007 елның 28 апрелендәге 18-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы.

алтынчы абзац үз көчен югалткан. – 2007 елның 28 апрелендәге 18-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы.

җиденче абзац үз көчен югалткан. – 2014 елның 14 маендагы 36-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы.

сигезенче абзац үз көчен югалткан. – 2014 елның 14 маендагы 36-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы.

 

 

Татарстан Республикасы

Президенты                                                                                                  М.Ш. Шәймиев

 

 

Казан шәһәре,

1998 елның 10 июле

№ 1736

pdf
Скачать текст
PDF, 759 КБ

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования