Азат Хамаев Казанның тарихи өлешендә төзелеш мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышында катнашты

2017 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи өлешендә төзелеш мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышын үткәрде. 

Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева шәһәрнең үзәк өлешендә берничә объект төзү һәм төзекләндерү турында мәгълүматны хәбәр итте.

Беренче объект итеп, Г.Тукай урамындагы 3-4 катлы "Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты" каралды. Бу проектны ведомствоара комиссиянең барлык әгъзалары хуплады.

Ә Калинин урамындагы 8 катлы торак йорт проектын тулырак өйрәнергә, дип карар кылынды. Шундый ук фикер Һади Атласи урамында урнашачак 4 катлы торак йорт проекты буенча да яңгырады. Бинаның архитекторлар тәкъдим иткән варианты утырышта катнашучыларда бәхәс тудырды, биредә урамның тарихи күренешен исәпкә алып эшләү кирәк булуы ачыкланды.

Бер юлы шәхси торак төзелешенә караган ике объектның фасадын эшләп бетерергә киңәш ителде. Алар Карельская (Адмирал бистәсе) һәм Хәрби урамнарында урнашачак.

Рөстәм Миңнеханов искәртеп узганча, шәһәрнең тарихи өлешендә тарихи масштабны һәм яңа төзелеш стилен саклау регламенты эшли.

Ә менә Нур Баян урамында урнашачак 6 катлы бинаның тышкы ягын башкача эшләү соралды.

Утырыш барышында Энгельс урамындагы 3-18 катлы торак комплексының проекты кабул ителмәде. Объект сәнәгать районында, Гладилов урамына якын җирдә урнашачак. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Казанның Киров районы һәм аның архитектур үзенчәлекләре әлегә тиешле бәя алмаган. Биредә, баштан ук дөрес төзелеш рәвешен сайлап, районның йөзенә туры килерлек итеп эшләргә кирәк, диде ул.

Чираттагы проект Һади Такташ – Сәлимҗанов урамнарындагы 4 катлы бина булды. Ул ике төрле вариантта тәкъдим ителде. Утырышта катнашучылар аның беренчесен хуплады.

Алга таба Яхин – Чернышевский – Исхакый – Мәскәү урамнарындагы квартал төзелеше каралды. Биредә сәүдә үзәге, торак йортлар булдырырга телиләр. Проект XVIII гасырга караган объектларны төзекләндерүне дә үз эченә ала, шулай ук квартал эчендә җәяүлеләр өчен булган юлларны да уйлап бетерү сорала.

Алдагы ике объектны –Тукай урамы 97 һәм Горький 16 адресы буенча урнашкан биналарны катнашучылар хуплады. Аларның соңгысы – мәктәп.

Шоссейная урамында ("Татарстан-Яңа гасыр" компаниясе медиакомплексы) объект буенча яңа карар кабул ителде.

Ә менә 2 нче номерлы тикшерү изоляторының административ комплекс бинасы проекты кабат кире кагылды. Ул Зур урамда урнашкан. Заказ бирүче – Җәзаларны үтәтү Федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе. Рөстәм Миңнеханов әлеге объект өчен башка мәйданчык карарга тәкъдим итте.

Соңгы проект итеп, Алабуга шәһәренең Мәскәү урамында урнашачак 3 катлы торак йорт тәкъдим ителде. Ул бөтен комиссия әгъзалары тарафыннан хупланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International