ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәре юриспруденция өлкәсендәге һөнәри эшчәнлегендә югары уңышлары өчен Россия юристлары Ассоциациясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

2017 елның 8 декабре, җомга

Казан Федераль университетыныж баш бинасында «Ел юристы-2017» премиясен тапшыру тантанасы үтте. Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миннеханов катнашты.

Премияләр тапшыру тантанасы алдыннан Россия юристлар Ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге  съезды үтте.  

Бу чарада ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Фәрит Мусин һәм Хокук идарәсенең Дәүләтнең мөлкәти мәнфәгатьләрен яклау бүлегенең әйдәп баручы консультанты Рамил Хәбибуллин катнашты. 

Рамил Хәбибуллин юриспруденция өлкәсендәге һөнәри эшчәнлегендә югары уңышлары өчен Россия юристлары Ассоциациясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International