Азат Хамаев «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы утырышында катнашты

2017 елның 22 декабре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәт шәһәрендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.

Директорлар советы быелның тугыз ае эчендә бюджет үтәлешен карады һәм 2018 елның гыйнвар аена һәм беренче кварталына бюджетны раслады.

Утырышта компаниянең лицензион кишәрлекләрендә геология-разведка эшләре йомгаклары турындагы нотык тыңланды. 2017 ел эчендә «Татнефть» төркеме буенча чыгарыла торган нефть запаслары күләме 30 млн. тоннага арту көтелә.

2017 елда инвестицион программа үтәлеше фаразы каралды. Хисап чорында барлыгы 95,3 млрд. сум үзләштерү көтелә, шулардан 50,2 млрд. сумы нефть разведкалауга һәм чыгаруга юнәлдерелә. Шул исәптән 36,1 млрд. сум – «ТАНЕКО» нефть химиясе һәм нефть эшкәртү заводлары комплексын үстерүгә. 2018 елга инвестицияләр күләме якынча 100 млрд. сум  планлаштырыла.

Шуннан соң Әлмәт дәүләт нефть институтын үстерү стратегиясе турында мәгълүмат тыңланды. Төп юнәлешләр билгеләнде: читтән торып укучылар санын киметү, нефть-газ компанияләре һәм чит илләрнең әйдәүче университетлары белән партнерлыкта магистр программалары линейкасын киңәйтү, яңа тиешле «киләчәк һөнәрләре»н әзерләү юнәлешләрен ачу. Шулай ук ӘДНИ стратегиясе фәнни-тикшеренү эшчәнлегенең сан һәм сыйфат күрсәткечләренең шактый артуын күз алдында тота.   

Директорлар советы утырышында шулай ук «Татнефть» компаниясе эшчәнлегенең башка мәсьәләләре дә каралды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International