Татарстан Республикасының “2018 елга һәм 2019 һәм 2020 елларның план периодына Татарстан Республикасы бюджеты турындагы” 30.11.2017 № 85-ЗРТ законы нигезендә 2018 елга дәүләт милкеннән һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан Татарстан Республикасы бюджетына 339,48 млн.сум керем керә дип прогнозлана.
Статьялар буенча 2018 елда:
мөлкәтне арендалаудан – 66,09 миллион сум;
җирне арендалаудан – 60,37 миллион сум;
сервитуттан – 2,37 миллион сум;
мөлкәтне сатудан – 25 миллион сум;
мөлкәтне ышаныч идарәгә тапшырудан – 57 миллион сум;
дивидентлардан – 106,32 миллион сум;
чиста табыш өлешеннән – 28,43 миллион сум табыш керергә тиеш.