Министрлыкның икътисад бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, 2018 елның гыйнвар аенда республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 53,44 миллион сум акча керде.
Шул исәптән, статьялар буенча:
мөлкәтне арендалаудан – 7,58 миллион сум - план 12,6 % ка үтәлгән;
җирне арендалаудан – 3,97 миллион сум – план 6 % ка үтәлгән;
сервитуттан – 0,05 миллион сум – план 2,3 % ка үтәлгән;
мөлкәтне сатудан – 0,41 миллион сум – план 1,6 % ка үтәлгән;
җир сатудан – 0,4 миллион сум акча кергән;
мөлкәтне ышаныч идарәгә тапшырудан – 20,3 миллион сум табыш кергән– план 39,9% ка үтәлгән;
дивидентлардан – 20,72 миллион сум – план 19,5 % ка үтәлгән;