Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Дагыстан Республикасы Хөкүмәте һәм Администрация Башлыгы җитәкчесе урынбасары Темирлан Шабанов белән эшлекле очрашу узды. Очрашуда ике республикада да җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча актуаль сораулар каралды. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре белгечләре кунакны министрлык эшчәнлеге , норматив база белән таныштырдылар һәм киләчәккә үсеш планнары белән уртаклаштылар.