Күп балалы гаиләләргә ярдәм итү сораулары – дәүләт социаль политикасының төп юнәлешләренең берсе

27 февраль 2018 ел., сишәмбе

Дәүләтнең социаль политикасының иң приоритетлы  юнәлешләренең берсе булып бүгенге көндә күп балалы гаиләләргә ярдәм итү тора.

Ана капиталы белән беррәттән түләүсез җир кишәрлеге алу мөмкинлеге күп гаиләләргә мөһим стимуллаштыру , һәм һичшиксез гаилә институтын үстерүгә һәм бала тудыруны арттыруга йогынты ясаучы чара булып тора. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы республика Хөкүмәте тарафыннан регионда бу программаны тормышка ашыру буенча җаваплылык үзәге итеп билгеләнде.

Татарстан Республикасында барлыгы 50,5 меңнән артык күп балалы гаилә исәпләнә. Шуларның 45,1 меңнән артыгы җир кишәрлеге алучылар исемлегенә кертелгән. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы Татарстан Республикасының җирле үзидарә органнары белән берлектә күп балалы гражданнарга җир кишәрлекләре бирү процессын оештыру буенча эш алып бара.

Нәтиҗәдә, 29 меңнән артык күп балалы гаилә шәхси милеккә җир кишәрлеге алды.

Кызганычка каршы, беренче чиратта җир кишәрлекләренең дефицит булуы белән бәйле проблемалар да бар. Бу сорау аеруча, күп балалы гаиләләр саны аеруча күп, ә шәһәр яны җирләре интенсив рәвештә үзләштереп килә торган Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә тора.

Бу сорауны чишү өчен Татарстан Республикасының Тукай муниципаль районы тарафыннан Яр Чаллы шәһәре муниципаль милкенә Семекеево һәм Калмаш авылларындагы җир кишәрелекләре бирелде. Семекеево авылының 34 гектар мәйданлы  җир массивында 290 җир кишәрлеге кадастр исәбенә куелды. Күп балалы гаиләләргә җир кишәрлеге бирү тәмамланды диярлек. Калмаш авылындагы җир массивына карата генераль планга үзгәрешләр кертү буенча эш башкарыла.

Моннан тыш, 2017 елда Яр Чаллы шәһ. Башкарма комитеты һәм ТР Тукай муниципаль районы җитәкчелегенең бердәм эше нәтиҗәсендә муниципаль район тарафыннан күп балалы гаиләләргә бирү өчен юридик затлар милкендә булган җир кишәрлекләре тәкъдим ителде.

Казан шәһәрендәге җирләрнең дефицитлыгы проблемасын чишү өчен Министрлык тарафыннан Россия Федерациясе милкендәге җир кишәрлекләренә карата Торак өлкәсендә бердәм үсеш институты белән нәтиҗәле хезмәттәшлек башкарыла. Россия Федерациясе милкендәге җир кишәрлекләрен нәтиҗәле файдалануны бәяләү һәм торак төзелешен үстерү буенча Хөкүмәт комиссиясе карарлары белән Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең Беренче урынбасары И.И.Шувалов җитәкчелегендә Татарстан Республикасына гомуми мәйданы 639,4 га булган Россия Федерациясе милкендәге җир кишәрлекләре белән идарә итү вәкаләтләре тапшырылды. Шуларның 2500 артык җир кишәрлеге Казан шәһәрендәге күп балалы гаиләләргә бирү өчен формалаштыру планлаштырылды.

Шуны билгеләп үтү мөһим, Торак өлкәсендә бердәм үсеш институты белән үзара хезмәттәшлек итү күп балалы гаиләләрне җир кишәрлекләре белән тәэмин итү сорауларын чишү өчен генә түгел, Казан шәһәренең социаль инфраструктурасын үстерү максатыннан федераль җирләрне кулланышка тарту өчен дә булыша. Өлешчә, бу - Аграр урамы буйлап торак төзелеше һәм Ферма-2 җирендә 1500 урынла мәктәп төзелеше өчен бирелгән җирләр дә.

Бу объектив киртәләр булуга да карамастан, Татарстан Республикасы күп балалы гаиләләрне җир кишәрлекләре белән тәэмин итү буенча лидерлык позициясен саклап килә. Татарстан Республикасы Хөкүмәте киләчәктә дә Татарстан Республикасында тормышка ашырыла торган башка күп төрле социаль проектлар кебек Россия Федерациясе Президентының күп балалы гаиләләрне түләүсез җир кишәрлекләре белән тәэмин итү турындагы йөкләмәсен башкару соравына да иң зур игътибарын бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования