Татарстан Республикасы күчемсез милек базарын мониторинглау буенча Комитет утырышы булды

2 март 2018 ел., җомга

Татарстан Республикасы күчемсез милек базарын мониторинглау буенча Комитет утырышы булды. ТР Президенты куйган бурычлар нигезендә елга ике тапкыр республиканың шәһәр һәм районнары, шулай ук кайбер авыл җирлекләре дә мониторинглана. Нәтиҗәдә “Күчемсез милек, җир кишәрлекләре һәм арендага куелган бәяләр мониторингы” җыентыгы чыгарылы. Бу елды ул 2018 елның 1 март торышы буенча чыгарыла. Мониторинг сату алу эшләрен башкараган вакытта, шул исәптән дәүләт һәм муниципаль берәмлекләр милке белән эш иткәндә бәя диапазоннарына ориентирлашырга хезмәт итә. Мониторинг базасы өчен булып ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, республика муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының мөлкәт белән идарә итү органнары ярдәме белән бәяләүчеләр берлегенең, бәяләүчеләр эшенә корпоратив заказ бирүчеләр, күчемсез милек базарының һөнәри берләшмәләре, эксперт оешмаларының тәкъдимнәре һәм аналитикасы кулланыла. Мониторинг җыентыгы һөнәри хакимият органнарына, шул исәптән республиканың мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары, оешма-әгъзаларга, ТР Бәяләүчеләр союзы экспертларына куллану өчен түләүсез таратыла.

Утырыш барышында проект базасына кертелгән ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләренең бәяләү бүлеге белгечләре Лариса Швецова һәм Зөлфия Камалованың, комитет әгъзалары Азат Закиров, Ирина Игнашина, Дмитрий Захматов фикерләре һәм тәкъдимнәре исәпкә алынды.

Җыентыкны тарату прогнозлар буенча 15.03.2018 башланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования