ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре Спартакиада-2018 кысаларында үткән чаңгы ярышларында катнаштылар

5 март 2018 ел., дүшәмбе

2018 елның 3 мартында Татарстан Республикасының дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары үткәрелде. Ярышлар Яшел Үзән шәһәрендәге “Маяк” спорт комплексы базасында үтте. Ир-атлар өчен – 3 км, хатын-кызлар өчен – 1 км дистанция билгеләнгән иде.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре, һәрвакыттагыча бу спорт чарасында да актив катнаштылар. Министрлыктан, ярыш шартлары таләп иткәнчә, 4 кешедән торган команда: Минуллин М.Г., Мөбәрәков А.Г., Сәләхова Г.Р., Гатиятова Р.А. катнашты. Спортсменнарга көч биреп торырга җанатарлар һәм аларның гаилә әгъзәләре дә килгән иде.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре үз командасы белән горурланалар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования