Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында

6 март 2018 ел., сишәмбе

Дәүләт Думасы тарафыннан 2018 елның 22 февралендә “Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” Федераль закон кабул ителде.

Бу федераль закон 29.12.2004 № 191-ФЗ “Россия Федерациясенең Шәһәр төзелеше кодексын гамәлгә кертү турындагы” Федераль законга, 24.07.2007 № 221-ФЗ “Кадастр эшчәнлеге турындагы” Федераль законга , шулай ук 13.07.2015 № 218 “Күчемсез милеккә дәүләт теркәве үткәрү турындагы” Федераль законнарга үзгәрешләр кертә.

Бу федераль закон шәхси торак төзелеш объектларына хокукны теркәүнең гадиләштерелгән тәртибе срокларын озынайтуга юнәлтелгән.

Закон 2020 елның 1 мартына кадәр шәхси торак төзелеш объектларын эксплуатацияләүгә кертү рөхсәте язуыннан башка гына  дәүләт кадастр исәбенә куюны һәм хокукны теркәүне башкару мөмкинлеге бирә.

Бу закон шулай ук Россия Федерациясе субъектларына кадастр эшләре буенча соңгы чик максималь бәяләрне (тарифлар, бәя, ставкалар) билгеләү хокукы бирү срокларын да кичектерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования