2018 елда акционерлык җәмгыятьләрендә акционерларның еллык гомум җыелышларын үткәрүгә әзерлек чаралары үткәрү турында

6 март 2018 ел., сишәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан 2018 елда акционерлык  җәмгыятьләрендә акционерларның еллык гомум җыелышларын үткәрүгә әзерлек буенча  Татарстан Республикасы катнашкан өлеше булган һәм аларга карата махсус хокук (“Алтын акция”) файдаланылган акционерлык  җәмгыятьләренең үткәргән корпоратив чараларын мониторинглана.

 “Акционерлык җәмгыятьләре турындагы” Федераль закон буенча җәмгыятьнең директорлар советы акционерлардан килгән тәкъдимнәрне карарга һәм тиешле срокта акционерларның еллык гомум җыелышлары көн тәртибенә кертелү яки кертелмәве хакында карар кабул итәргә тиеш.

Акцияләре Татарстан Республикасы милкендә булган акционерлык  җәмгыятьләрдә Татарстан Республикасы мәнфәгатьләрен тәэмин итү максатыннан, акционерлык  җәмгыятьләрнең идарә органнарындагы Татарстан Республикасының дәүләт вәкилләренә  2018 елда акционерлык  җәмгыятьләрендә акционерларның еллык гомум җыелышларын үткәрүгә әзерлек сораулары буенча директива һәм акционерлык  җәмгыяте белән идарә итү сораулары буенча карар проектларын яраштыру мөһимлеге турында инструктив хатлар җибәрелде.

Алда әйтелеп үткән директива һәм инструктив хат шулай ук ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләренең рәсми сайтында “Белешмәләр”/“Дәүләт вәкилләре өчен мәгълүмат” бүлекчәсендә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования