Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында дәүләт гражданлык хезмәткәрләре өчен квалификацион имтихан үткәрелде

2018 елның 26 марты, дүшәмбе

2018 нче елның 22 мартында Татарстан Республикасының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Фәрит Мусин рәислегендә “Татарстан Республикасының дәүләт гражданлык хезмәткәрләре турындагы”  16.01.2003 № 3-ЗРТ ТР Законының 11 маддәсе нигезендә дәүләт гражданлык хезмәткәрләре өчен квалификацион имтихан үткәрү буенча Аттестацияләү комиссиясе утырышы узды.

Дәүләт гражданлык хезмәткәрләре өчен квалификацион имтихан бәйсез экспертлар һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты вәкиле катнашында дәүләт гражданлык хезмәткәрләренә тиешле класслы чиннар бирү максатыннан үткәрелде.

Аттестацион комиссия утырышы нәтиҗәләре буенча барлык дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең квалификацион имтиханнарны уңышлы тапшырулары турында карар кабул ителде һәм аларга тиешле класслы чиннар тапшыру турында боерык тыгару турында министрга тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International