Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында вакантлы вазыйфага конкурс үткәрелде

2018 елның 27 марты, сишәмбе

2018 нче елның 22 мартында Татарстан Республикасының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Фәрит Мусин рәислегендә Җир ресурслары идарәсенең дәүләт җирләреннән нәтиҗәле файдалану бүлегенә дәүләт гражданлык хезмәтенең 1 нче разрядлы өлкән белгече вакантлы вазыйфасына   конкурс үткәрү буенча Конкурс комиссиясе утырышы узды.

Конкурста 4 претендент катнашты. Практик биремнәр үтәү һәм Конкурс комиссиясе әгъзаләре белән әңгәмә нәтиҗәләре буенча конкурста җиңүче итеп Борисова Ольга Николай кызы билгеләнде.

Конкурс комиссиясе рәисе Фәрит Мусин җиңүчене лаеклы җиңүе белән котлады һәм  дәүләт гражданлык хезмәтендә уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International