Дагыстан Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары Е.А. Толстикова белән конструктив әңгәмә үттеПравительства Республики Дагестан Е.А.Толстиковой

2018 елның 28 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Дагыстан Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары - Дагыстан Республикасының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре буенча министры Е.А. Толстикова белән Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының җитәкчелек составы арасында эшлекле очрашу булды. Үзара фикер алышу барышында ике республикада да җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге проблемалар һәм актуаль сораулар каралды. Бу очрашу ике ведомство арасында торган бурычларны уңышлы хәл итү максатында киләчәкта үзара конструктив хезмәттәшлек итүнең башлангычы булып хезмәт итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International