Дәүләт учреждениеләрен тикшерү

2018 елның 30 марты, җомга

2018 нче елның март аенда “Республика мөлкәт казнасы” ДБУ тарафыннан дәүләт милкеннән файдалану һәм сакланышы буенча Буа, Балык Бистәсе, Лаеш районнарында урнашкан ТР Мәгариф һәм фән минитсрлыгы, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыклары карамагындагы  учреждениеләргә оператив идарә хокукында беркетелгән дәүләт милке тикшерелде.

Тикшерү барышында түбәндәге кимчелекләр ачыкланды:

1.Балык Бистәсе районындаг 29,5 кв.м мәйдандагы насос станциясе бинасы, гомуми мәйданы  300,12 кв.м эш бинасының бер өлеше, 511.9 кв.м мәйданлы  гараж-сарай бинасының бер өлеше кулланылышта түгел. 50 кв.м мәйданлы капиталь төзелеш объекты теркәлмәгән.

            2. Буа районында торак урыннардан файдаланучылар белән найм килешмәләре төзелмәгән. Җир кишәрлеге белән даими файдалану хокукы теркәлмәгән.

        Нәтиҗәләр буенча дәүләт учреждениеләрен тикшерү актлары төзелде.  Учреждениенең кимчелекләрне төзәтү турындагы исәп-хисабы ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре минитсрлыгына бер ай дәвамында тапшырылачак.  

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International