Татарстан Республикасы милкендәге җир кишәрлекләрен арендалау килешмәсе төзү хокукына ачык аукцион үткәрү турында

2018 елның 3 апреле, сишәмбе

«Республика мөлкәт казнасы» ДБУ (сатуны оештыручы), Россия Федерациясе Җир кодексының   39.11 һәм 39.12 маддәләренә нигезләнеп, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 22.02.2018 № 414-р боерыгын тормышка ашыру максатыннан Татарстан Республикасы милкендәге җир кишәрлекләрен арендалау килешмәсе төзү хокукына Казань, Вишневский ур., 26, 9 кат (аукционнар залы) адресы буенча ачык аукцион үткәрә.

2018 елның 16 апрелендә сәг. 10.00 да. Татарстан Республикасы, Әлмәт муниципаль районының Рус-Акташ авылы адресы буенча урнашкан җир кишәрлекләре Җир категориясе: авыл хуҗалыгы өчен билгеләнгән җирләр, рөхсәт ителгән файдаланышы: авыл хуҗалыгы эшләре алып бару өчен.

2018 елның 18 апрелендә сәг. 10.00 да. Татарстан Республикасы, ӘлмәтЮтазы муниципаль районының Акбаш авылы адресы буенча урнашкан җир кишәрлекләре. Җир категориясе: авыл хуҗалыгы өчен билгеләнгән җирләр, рөхсәт ителгән файдаланышы: ПТУ-124 укыту хуҗалыгы өчен.

2018 елның 27 апрелендә сәг. 10.00 да. Татарстан Республикасы, Менделеевск муниципаль районының Иске гришкин авылы адресы буенча урнашкан җир кишәрлекләре. Җир категориясе: авыл хуҗалыгы өчен билгеләнгән җирләр, рөхсәт ителгән файдаланышы: авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлеге өчен.

2018 елның 7 маенда сәг. 10.00 да. Татарстан Республикасы, Менделеевск муниципаль районының Камай һәм Монаш авылы чикләрендә урнашкан җир кишәрлекләре. Җир категориясе: авыл хуҗалыгы өчен билгеләнгән җирләр, рөхсәт ителгән файдаланышы: авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлеге өчен.

 Ачык аукционда катнашу өчен гариза формасы, персональ мәгълүматларны эшкәртүгә рөхсәт язуы формасы һәм җир кишәрлекләрен арендалау килешмәсе прокты ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләренең рәсми сайтында  www.mzio.tatarstan.ru, муниципаль районнарның рәсми сайтларында, шулай ук  Республики Татарстан,  Россия Федерациясенең www.torgi.gov.ru рәсми сайтында урнаштырылган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International