Россия Федерациясенең шәһәр төзелеше кодексына кертелгән үзгәрешләр турында

2018 елның 7 апреле, шимбә

2018 нче елның 11 нче гыйнварыннан Россия Федерациясенең шәһәр төзелеше кодексына 31.12.2017 №507-ФЗ “Россия Федерациясенең шәһәр төзелеше кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым законнарына үзгәрешләр кертү турындагы” Федераль закон тарафыннан кергән үзгәрешләргамәлгә керде.  Бу закон нигезендә генераль планга торак пунктларның чикләре турындагы мәгълүмат кушымтасы булу мәҗбүри. Бу кушымтада Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрын алып бару өчен файдаланыла торган торак пунктларның урнашу урынының график тасфирламасы,  бу чикләрнең координаталар системасындагы нокталар координаталары исемлеге булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International