Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 22.02.2018 № 364-р боерыгы нигезендә 2018 нче елның 5-7 апреле көннәрендә Татарстан Республикасының дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында шахмат буенча ярышлар үтте.
Татарстан Республикасының 29 ведомство һәм министрлыгы арасында шахмат буенча ярышларда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командасы: Равил Хәсәншин, Илья Пахмутов, Юлия Денисова һәм Гөлинә Сәләхова катнаштылар.
Ярыш катнашчылары һәр катнашучыга бирелгән 15 минутлык контроль вакыт белән швейцар системасы буенча 9 турда уйнадылар (көн саен 3 әр тур).