Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командасы 1/8 финалына чыкты

2018 елның 16 апреле, дүшәмбе

2018 елның 14 нче апрелендә Татарстан Республикасының дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында волейбол буенча спорт ярышлары узды. Ярышлар Ишкәкле спорт төрләре үзәгендә үтте.

Безнең министрлык исеменнән: Артур Галиев, Ринат Газизов, Зөльфәт Галәветдинов, Ислам Ишмаков, Алмаз Мөбәрәков, Марсель Минуллин, Олег Масленков, Тимур Хабибуллин, Равиль Хәсаншин һәм Рамил Хәбибуллин катнаштылар.

Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командасы Татарстан Республикасы Хисап палатасы, Конституция суды һәм дәүләт Алкоголь инспекциясе  командалары белэн очрашты.

Безнең команда югары осталыгын, нык торучанлыгын, ихтыяр көчен, чыдамлыгын күрсәтте һәм барлык өч очрашуларда да җиңеп 1/8 финалына чыкты.Без узебезнең командабыз белэн горурланабыз! Шулай тотарга!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International