2018 елның 19-20 нче апрелендә гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча мәгълумати-консультация группасы Сарман муниципаль районы халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтергә барды.
Бу чарада группа составында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгече Рамил Хәбибуллин җир законнары сораулары буенча ярдәм күрсәтте. Сораулар җир кишәрлекләрен һәм торак йортны сату-алу килешмәләре төзүгә, җир чикләренә төгәллк кертү, күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирүгә кагылышлы иде.
Бу көннәрдә үзләренең сорауларына җавап эзләп белгечләргә районның 86 кешесе мөрәҗәгать итте.