Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларның гаиләләренә бушлай юридик ярдәм күрсәтелде

2018 елның 28 апреле, шимбә

27.04.2018 көнне Татарстан Республикасында 1941 – 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73-еллыгын бәйрәм итү кысаларында Халыклар дуслыгы йортында Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларның гаиләләренә бушлай юридик ярдәм күрсәтелде.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгыннан җир законнары буенча бушлай юридик ярдәм күрсәтүдә әйдәп баручы консультант Рамил Хәбибуллин катнашты. Мөрәҗәгать итүчеләрнең барысына да телдән һәм язмача формада, шулай ук хокукый характердагы документлар төзү буенча консультацияләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International