7 нче май көнне министр урынбасары Рөстәм Шәмеев җитәкчелегендә видеоконферецэлемтә режимында ТР муниципаль берәмлекләре белән мөлкәт һәм җир кишәрлекләре арендалары өчен җыелган бурычларны киметү һәм бу юшәлештә эшне камилләштерү сораулары буенча киңәшмә үткәрелде.
Киңәшмәдә видеоэлемтә буенча Агерҗе, Арча, Буа, Кама Тамагы, Түбән Кама, Спасс, Тәтеш һәм Чистай муниципаль районнарының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары җитәкчеләре катнаштылар.
Киңәшмә барышында 1 кварталда мөлкәт һәм җир кишәрлекләре арендалары өчен Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләре бюджеты каршында җыелган бурычларның җыелу сәбәпләре, аны киметү юллары каралды, 2018 нче елның 1 кварталында муниципаль мөлкәт һәм җир кишәрлекләрен сату һәм файдаланудан кергән табыш буенча бюджет бурычын башкару анализланды.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча муниципаль районнарга 2018 нче елга муниципаль мөлкәт һәм җир кишәрлекләре белән идарә итү буенча бюджет бурычын башкаруны тәэмин итү һәм муниципаль берәмлекләре бюджеты каршында җыелган бурычларны киметү буенча йөкләмәләр бирелде.