Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре “Үлемсез полк” россиякүләм акциясендә катнаштылар

2018 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

2018 елның 9 Май көнендә Казанда традицион “Үлемсез полк” россиякүләм иҗтимагый-патриотик акциясе узды. Россиякүләм бу хәрәкәттә Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм аның карамагындагы хезмәткәрләре дә катнаштылар.

Аларның һәркайсы сугышта һәлак булган, хәбәрсез югалган, фронтка җиңүгә мөмкинлек биреп тылда хезмәттә иткән якыннарының фото һәм портретларын алып бардылар. “Үлемсез полк” маршында катнашып, без аларга тиешле хөрмәтебезне белдерәбез.

Гомумән алганда, Казан шәһәрендә истәлек маршында 163 мең кеше катнашты.  “Үлемсез полк” акциясе шулай ук республиканың барлык шәһәр һәм районнарында оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International