Татарстан Республикасы районнарында “Татарстан Республикасының техник инвентаризацияләү бюросы” АҖ подразделениеләрен саклап калу сораулары каралды

2018 елның 11 мае, җомга

Бүген Татарстан Республикасы районнарында “Татарстан Республикасының техник инвентаризацияләү бюросы” АҖ подразделениеләрен саклап калу сораулары буенча киңәшмә булды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасының 14 муниципаль районы, шул исәптән: Әгерҗе,  Арча Аксубай, Әтнә,  Баулы, Югары Ослан,  Чүпрәле, Мамадыш, Менделеевск,  Яңа Чишмә,  Сарман,  Тәтеш,  Теләче  һәм  Зәй районнарының тәкъдимнәре тыңланылды. “Татарстан Республикасының техник инвентаризацияләү бюросы” АҖ һәм муниципаль районнарның үзара хезмәттәшлегендә килеп чыккан проблемалы сораулары, шулай ук алдагы эшчәнлек перспективалары каралды.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча 2018 нче елның 2 кварталы нәтиҗәләре буенча теге яки бу районда урнашкан “Татарстан Республикасының техник инвентаризацияләү бюросы” АҖ подразделениеләрен саклау яки бетерү турында карар кабул итү тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International