ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында мобилизация әзерлеге буенча уку үткәрелде

2018 елның 25 мае, җомга

Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкама органнарың мобилизация эше буенча җаваплы хезмәткәрләре белән уку үткәрелде. Укуны ТР КМ Аппараты планы нигезендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының режимлы-секретлы хезмәтнең әйдәп баручы белгече Олег Масленков алып барды. Мобилизация планы – ул барлык мобилизация эшләрен үз вакытында үтәүне тәүмин итүче төп чараларны чагылдырган документлар җыелмасы. Ул тыныч вакытта конкрет җирле шартлар үзенчәлекләрен, шулай ук мобилизация периоды хәле мөмкинлекләрен исәпкә алып төзелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International