2030 стратегиясенә үз инициативасын һәркем кертә ала

2018 елның 28 мае, дүшәмбе

2018 нче елның 24 маенда Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Яңа проектларны этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгының генераль директоры С.В. Чупшева белән берлектә Петербург халыкара икътисад форумында стратегик инициативалар сайтын (http://i.tatarstan2030.ru/) эшләтеп җибәрделәр.

Сайтта теләге булган һәркем Татарстан Республикасының 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеше стратегиясенә үзгәрешләр кертү буенча үз инициативасын кертә ала. Шуның өстенә, теләсә кайсы инициативага бәя бирергә мөмкин. Иң яхшы дип табылган инициативалар Стратегия– 2030 га керәчәк.

Моннан тыш, шунда ук Стратегия-2030 ның агымдагы төзәтмәләре, аның төп юнәлешләре, флагман проектлары белән, шулай ук мәгълүмат лентасында Татарстан Республикасында стратегик планлаштыру өлкәсендә үткәрелгән чаралар белән танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International