Биектау муниципаль районында авыл җирлекләре җитәкчеләре белән семинар-киңәшмәдә җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге сораулар каралды

2018 елның 30 мае, чәршәмбе

29.05.2018 Биектау муниципаль районында министр урынбасары Рөстәм Мерзакреев катнашында муниципаль берәмлекләрнең җитәкчеләре белән семинар- киңәшмәләр үтте. Киңәшмәдә тиешле территория зонасы буенча муниципаль районнар вәкилләре катнашты. Министр урынбасары чыгышларында муниципаль дәрәҗәдәге җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге актуаль сораулар каралды. Зур игътибар җирле бюджетка керүче резервлардан файдалануның үсешенә, мөлкәтне нәтиҗәле файдалануга бирелде, шулай ук территориаль планлаштыру, торак пунктларны киңәйтү, хуҗасыз мөлкәтне теркәү һәм башка сораулар каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International