ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре йөзү ярышларында катнаштылар

2018 елның 4 июне, дүшәмбе

02.06.2018  “Акчарлак” спорт сараенда Татарстан Республикасының дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында йөзү буенча ярышлары үтте.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командасын Олег Масленков (режимлы-яшерен хезмәт), Зөлфәт Галәүтдинов (Хокук идарәсе), Равил Хәсәншин (кадастр мөнәсәбәтләрендә хокукый тәэмин итү бүлеге) һәм Алмаз Мөбәрәкшин (җир сораулары буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек итүне оештыру бүлеге) якладылар.

Ярышлар 4*50 эстафета формасында ирекле стильдә үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International