Муниципаль берәмлекләр белән төзелгән килешмәләр буенча эш турында

2018 елның 6 июне, чәршәмбе

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы муниципаль  берәмлекләр белән төзелгән килешмәләр нигезендә муниципаль милек һәм җир кишәрлекләре белән идарә итүдә сату-алу эшләре буенча мониторинг үткәрү эшен дәвам итә.

Килешмәләр киң спектрда үзара хезмәттәшлекне, шул исәптән мөлкәт һәм җир кишәрлекләрен сату-алу эшләре карарлары проектларының законга тәңгәлеген анализлауны камилләштерү буенча эшне күздә тота.

       2018 елның 1 нче июне көненә министрлык тарафыннан ТР муниципаль  берәмлекләреннән килгән 1 171 сату-алу эше буенча 673 мөрәҗәгать каралды, шуларның 283 сату-алу эше буенча бик әһәмиятле кисәтүләр ачыкланмады. 756 сы буенча документлар кимчелекләрне төзәтү өчен кире кайтарылды. Моннан тыш, кирәкле документлар җитешмәү сәбәпле 132 эш буенча документлар караусыз калдырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International