Дәүләт унитар оешмаларның һәм акционерлык җәмгыятьләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеген анализлау буенча эш группасының чираттагы утырышы

2018 елның 7 июне, пәнҗешәмбе

06.06.2018 җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Эдуард Дияров җитәкчелегендә устав капиталында дәүләт өлеше булган Дәүләт унитар оешмаларның һәм акционерлык җәмгыятьләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеген анализлау буенча эш группасының чираттагы утырышы узды. Утырышта устав капиталында  Татарстан Республикасының  50% өлеше булган 2018 нче ел нәтиҗәләре буенча зыян китерүче 5 оешма: «Татмедиа» АҖ, «Мәгълүмати-басма үзәк» АҖ, «Татарстан Республикасының энергия саклау технологияләре һәм инженерлык челтәрләре капиталь төзелеш идарәсе» АҖ, «ПромТөзелешИминлек» ГУП, «Милли сәүдә маркасы» ДУП, “Җылылык энергиясе челтәрләре” ДУП, “Татарстан Республикасының казылма байлыкларыннан файдалану һәм геология буенча фәнни-битештерү берләнмәсе” ДБУ, “Татарстан Республикасының фәнни-техник мәгълүматлар Татарстан үзәге” ДУП финанс-хуҗалык эшчәнлекләре анализланды.

Комиссия тарафыннан акционерлык җәмгыятьләр һәм предприятиеләрнең  эшчәнлегенең зыянга эшләү сәбәпләре каралды һәм күрсәткечләрен яхшырту буенча рекомендацияләр бирелде.

Утырыш нәтиҗәләре буенча бу оешмалар эшчәнлеген контрольдә тотуны дәва итәргә һәм  ситуацияләр начарайган очракта аларның финанс-хуҗалык эшчәнлекләрен өстәмә карарга дигән карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International