2018 нче елның 14 июнендә Татарстан башкаласында FIFA 2018 җанатарлар фестивален ачу тантанасы үтте.
Фан-зона 2018 ел футбол буенча Дөнья чемпионаты үтү вакытында эшләяәчәк. Мәйданда «мундиаль» матчларының туры трансляциясе оештырылачак. Моннан тыш, җанаталар өчен төрле активлык зоналары, шулай ук концерт программалары каралган. Мәйдан бер үк вакытта 25 мең кеше сыйдыра ала.
FIFA 2018 фестивален ачу тантанасында җанатарларны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләде һәм матур футбол теләде.
Казан Фан-зонасында бу көнне футбол тубы формасында 4 тонналы чәк-чәк әзерләнгән иде. Татлы азыктан барлык теләүчеләр авыз итә алды.