Әгерҗе муниципаль районында бушлай юридик ярдәм күрсәтелде

2018 елның 26 июне, сишәмбе

2018 нче елның 21-22 июне көнне Әгерҗе муниципаль районында бушлай юридик ярдәм күрсәтү чарасы уздырылды.

Белгечләргә үзләренең борчыган сорауларын хәл итү өчен 73 авыл халкы мөрәҗәгать итте.

Бушлай юридик ярдәм күрсәтү чарарасы барышында гражданнарга бирелгән пай нигезендә җир кишәрлеген өлешләү, саклык зоналары – югары басымлы газүткәргечләрнең кайдан үтүе, газбүлгеч станция, җир кишәрлеген бүлү һәм суд карары нигезендә җир хокукын үзгәртеп теркәү кебек сорауларга ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгече Александр Паймухин консультация бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International