Муниципаль берәмлекләрнең проблемалы сораулар каралды

2018 елның 28 июне, пәнҗешәмбе

Муниципаль берәмлекләренең авыл җирлекләре башлыклары өчен үткәрелгән 6 семинар-киңәшмә нәтиҗәләре буенча килеп чыккан проблемалы сораулар буенча  26.06.2018 көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында киңәшмә үткәрелде. Министр рәислегендә республика муниципаль берәмлекләре милкендә булган гидротехник корылмаларны финанслау, капиталь төзекләнндерү сораулары каралды.

ТР Министрлар Кабинетының 14.11.2014 № 2298-р боерыгы нигезендә республика муниципаль берәмлекләре гидротехник корылмаларны инвентаризацияләүне төгәлли. Муниципаль берәмлекләр мәгълүматлары буенча бүгенге көнгә муниципаль берәмлекләр милкендә булган барлыгы 711 гидротехник корылма исәпләнә, шуларның 688 е дәүләт кадастры исәбендә.

Бу сорауны карау нәтиҗәләре буенча  муниципаль берәмлекләрләрдән актуаль мәгълүматларны җыю һәм гидротехник корылмаларны карап тоту буенча финанс чыгымнары исәп-хисапларын башкару турында карар кабул ителде.

Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасының территориаль планлаштыру документларын килештерү һәм эшләү сораулары, шулай ук торак пунктлар, муниципаль берәмлекләр һәм Россия Федерациясе субъектлары арасындагы чикләрне кадастр исәбенә кую сораулары да каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International