Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин “Россия Федерациясендә муниципаль-шәхси партнерлык, дәүләт-шәхси партнерлык һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турындагы” Федераль законның 7 һәм 33 маддәләренә үзгәрешләр кертү турындагы” Федераль законны имзалады.
Федераль закон Дәүләт Думасы тарафыннан 2018 нче елның 5 нче июне көнне кабул ителде һәм 2018 нче елның 20 нче июне көнне Федерация Советы тарафыннан хупланылды.
Федераль закон тарафыннан элемтә корылмалары муниципаль-шәхси партнерлык яки дәүләт-шәхси партнерлык килешмәләре объекты була ала дип карала.
Моннан тыш, дәүләт-шәхси партнерлык килешмәләре (муниципаль-шәхси партнерлык килешмәләре) нигезендәэлемтә корылмаларын төзү өчен мөһим урман кишәрлеге, су объекты яки су объектының бер өлеше шәхси партнерлыкка сату үткәрмичә генә арендага бирүне карый.