Дәүләт партнерлыгы һәм концессия килешмәләре турында килешмәләр объектлары исемлеген киңәйтүгә юнәлтелгән закон имзаланды

2018 елның 6 июле, җомга

Россия Федерациясе Президенты,  Федераль закон 2018 нче елның 27 июне көнне Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителгән һәм Федерация Советы тарафыннан хупланылган «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 29.06.2018 № 173-ФЗ Федераль законны имзалады.

Федераль закон нигезендә дәүләти-шәхси партнерлык һәм концессия килешмәләре турында килешмәләр объектлары исемлеген киңәйтелә. Аерым алганда, күрсәтелгән килешмәләр объектлары булырга мөмкин:

Электрон исәпләү машиналары өчен программалар, мәгълүмат базалары, мәгълүмат системалары, мәгълүмати-телекоммуникацион Интернет челтәрендәге сайтлар, мәгълүмати-технологияләр объектлары һәм мөлкәт, күчемле милек белән бердәм билгеләнелешле барлык биналар,  мәгълүмати технологияләр объектлары белән технологик бәйләнешле, һәм автоматлаштыру өчен билгеләнгән электрон исәпләү машиналары һ.б.

Федераль закон тарафыннан шулай ук мәгълүмати технологияләр объектлары һәм мәгълүмати технологияләр объектларын функцияләштерүне тәэмин итүче техник чаралар объектлары булган  дәүләти-шәхси партнерлык һәм концессия килешмәләрен әзерләү, төзү, башкару һәм туктату белән бәйле рәвештә килеп чыккан үзенчәлеләрне җайга салу билгеләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International