ТР Бәяләүчеләр союзының Эксперт-консультацияләү советы утырышы нәтиҗәләре

2018 елның 13 июле, җомга

ТР Бәяләүчеләр союзының Эксперт-консультацияләү советының чираттагы утырышында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының һәм Буа муниципаль районының  Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы запрослары буенча һөнәри фикерләр расланды. Кама Тамагы, Түбән Кама муниципаль районнары һәм Буа шәһәре объектларын һәм җир кишәрлекләрен бәяләү турындагы исәп-хисаплар каралды. Рецензияләү нәтиҗәләре киңәшмәдә катнашучы бәяләүчеләр тарафыннан исәпкә алыначак һәм заказ бирүчеләргә җибәреләчәк.

Киңәшмәдә шулай ук ТР дәүләт һәм муниципаль милкендәге авыл хуҗалыгы җирләреннән файдаланган өчен аренда бәясе күләмен бәяләү буенча  рекомендацияләр каралды. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының Бәяләү бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы экспертларга ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына бәяләү критерияләре буенча запрос җибәрелү турында хәбәр итте. ТР күчемсез миле объектлары бәяләре мониторингының яңа җыентыган кертелергә тиешле нәтиҗә документы якын арада эшләнелеп бетәргә тиеш һәм ведомствоара эш төркеме утырышында каралырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International