Азат Хамаев чираттагы «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы утырышы эшендә катнашты

2018 елның 20 июле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә  «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы уздырылды.   

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. 

Утырышта алты ай эчендә компания бюджетын үтәү йомгаклары каралды һәм агымдагы елның өченче кварталына бюджеты расланды.    

Директорлар советы «Татнефть» төркеменең инновацион стратегиясен әзерләү һәм гамәлгә кертү буенча 2016 елдан бирле гамәлгә ашырылучы проектын тормышка ашыру нәтиҗәләрен карады. Проектның максаты – Төркемнең инновацион хәл ителешләрне җәлеп итү бәрабәренә гомумкорпоратив стратегиясенә ирешү. 

Үткән чорда НИОКР һәм ОПР портфеле һәм инновацияләр булдыруга инвестицияләр кертү нәтиҗәлелеге күрсәткечләре үсеше күзәтелә. Компаниядә Технологик үсеш үзәге булдырылган һәм эшләп килә. 

Утырышта катнашучылар инвесторлар белән эшләүдәге үзара мөнәсәбәтләр нәтиҗәлелеген арттыру буенча тәкъдимнәр тыңладылар.

Утырышта «Түбән Кама ТЭЦ» ҖЧҖен масштаблы реконструкцияләүнең беренче этабын гамәлгә ашыруга анализ ясалды. Предприятиенең җитештерү күрсәткечләрен киләчәктә үстерү, электр энергиясе базарында аның конкуренциягә сәләтен арттыру чаралары каралды.

Директорлар советында шулай ук компания эшчәнлегенең башка мәсьәләләре дә каралды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International