Акционерлык җәмгятьләр турындагы законга үзгәрешләр кертелде

2018 елның 24 июле, сишәмбе

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы тарафыннан 2018 нче елның 10 июле көнне кабул ителгән һәм 2018 нче елның 13 июле көнне хупланылган19.07.2018 № 209-ФЗ «Акционерлык җәмгыятьләре турындагы» Федераль законга үзгәрешләр кретү турында»  Федераль законны имзалады. 

Федераль закон привилегияле акцияләр буенча дивидендлар күләме җәямгыять уставы буенча исәпләнелә торган критерияләргә төгәллек кертүгә юнәлтелгән.

Моннан тыш, Федераль закон белән аудит буенча директорлар советы комитеты турында, эчке аудитны һәм эчке контроль системасын оештыру турындагы  нигезләмә беркетелә.

Шулай ук ревизия комиссия гаммәви акционерлык җәмгыятьләрендә, аларның барлыкка килүе шул җәмгыять уставы белән каралган очракта булдырыла дип билгеләнелә. Әгәр дә җәмгыятьтә ревизия комиссиясе булдырылмый икән, анда эчке аудит оештырылырга тиеш.

Федераль закон белән шулай ук директорлар советының  Акционерлык җәмгыятьләре идарәчелеге органнарында катнашу мөмкинлеге дә билгеләнелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International