Ятим балаларга тапшыру өчен фатирлар сатып алуга аукцион игълан ителде

2018 елның 23 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан расланган 30.04.2014 № 289 боерыгы белән “2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасында ятим балаларның, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның һәм ятим балалар, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар исәбендәге затларны торак урыннар белән тәэмин итү” программасын тормышка ашыру максатыннан ТР һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан республика милкенә 62 торак фатир сатып алынды, алар махсус торак фонд сотавына кертелде һәм күрсәтелгән гражданнар категориясенә тапшырылды.

Моннан тыш, ятим балаларга бирелергә тиешле 148 торак фатир сатып алу өчен аукцион игълан ителде:

01.08.2018 07:00 – аукционда катнашу өчен гариза бирү төгәлләнү көне;

06.08.2018 10:40 – ачык аукцион уткәрү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International