Бөгелмә муниципаль районында бушлай юридик ярдәм күрсәтелде

2018 елның 23 июле, дүшәмбе

2018 нче елның 19-20 июле көнне Бөгелмә муниципаль районында бушлай юридик ярдәм күрсәтү чарасы уздырылды.

Бушлай юридик ярдәм күрсәтү чарарасы барышында Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы гражданнарына ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгече Александр Паймухин җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләренә кагылышлы сорауларга тиешле аңлатмалар һәм рекомендацияләр бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International