Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең хезмәт тәртибе таләпләрен саклау һәм конфликтларны җайга салу буенча комиссиясе утырышы узды

2018 елның 27 июле, җомга

27.18.2017 көнне ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Шәмеев рәислегендә Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең хезмәт тәртибе таләпләрен саклау һәм конфликтларны җайга салу буенча комиссиясе утырышы узды.

Киңәшмә утырышында комиссия әгъзаләре тарафыннан тъбщндщге сораулар каралды: Татарстан Республикасының дәүләт гражданлык хезмәте вазыйфаларын башкаручы гражданлык хезмәткәрләре тарафыннан хезмәт тәртибе таләпләрен саклау бунча тикшерү нәтиҗәләре бәяләмәсе; Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Татарстан Республикасы гражданнары дәүләти гражданлык хезмәте вазыйфасына билгеләнгәндә һәм дәүләти гражданлык хезмәткәрләре үзләренең вазыйфасын биләгәндә керемнәре, милке һәм мөлкәт характерындагы бурычлары, шулай ук иренең (хатыны) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре турында 2016-2017 нче еллар мәгълүматлары анализы; Россия Федерациясе Президентының 20.06.2018 № 378 “2018-2020 елларга коррупциягә каршы гамәлләрнеҗ милли планы турындагы” Указы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International