Татарстан Республикасы территриясендәге авыл хуҗалыгы җирләренең кадастр бәясен билгеләү турындагы исәп-хисап проектын урнаштыру, шулай ук исәп-хисап проектына карата кисәтүләрне тапшыру сроклары һәм тәртибе турында белдерү

2018 елның 1 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хәбәр итә.

2016 ны елның 3 нче июле, №237-ФЗ “Дәүләт кадастры бәясе турындагы” Федераль закон һәм ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләренең 28.08.2017 №1958-р (25.09.2017 №2171-р ред.) боерыгы нигезендә хәзерге вакытта авыл хуҗалыгы өчен билгеләнешле җирләрнең дәүләт кадастры бәяләве үткәрелә.

Авыл хуҗалыгы өчен билгеләнешле җирләрнең дәүләт кадастры бәясен билгеләү нәтиҗәләре буенча “Дәүләт кадастры бәяләү үзәге” ДБУ тарафыннан электрон документ форасында аралык исәп-хисап документлары (иәп-хисап проектлары) төзелде.

Исәп-хисап проекты тулысы белән  “Дәүләт кадастры бәяләү үзәге” ДБУ рәсми сайтының “Исәп-хисап материаллары” бүлегендә урнштырылган http://cgko.tatarstan.ru.

Исәп-хисап проекты буенча кисәтүләрне кызыксынучы затлар “Дәүләт кадастры бәяләү үзәге” ДБУ  электрон почтасына Gbu.Cgko@tatar.ru яки почта аркылы җибәрә алалар.

Исәп-хисап проектына кисәтүләр кабул итү пунктлары:

  1. “Дәүләт кадастры бәяләү үзәге” ДБУ, адресы: 420021, Казан, Париж Коммунасы ур., 8.
  2.  «Күп функцияле үзәк» ДБУ филиаллары (http://mzio.tatarstan.ru/rus/uvedomleniya.htm).
  3. Шәхси имзаланган скан күчермәле электрон формадагы документларны “Дәүләт кадастры бәяләү үзәге” ДБУ электрон почтасына: Gbu.Cgko@tatar.ru.

Тулырак мәгълүмат: http://cgko.tatarstan.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International