2018 нче елның 13 августында Алексеевскта Салым түләүчеләрнең бердәм дәүләт реестрында хокуклары теркәлү турындагы мәгълүматлар булмаган җир кишәрлекләре һәм төп төзелеш объектларына инвентаризация үткәрү буенча киңәшмә үтте.
Киңәшмәдә Алексеевск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Демидов, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Рөстәм Мерзакреев, “Дәүләт кадастры бәяләве” ДБУ җитәкчесе Лена Хамзина, районның авыл җирлекләре башлыклары, “Дәүләт кадастры бәяләве” ДБУ һәм “ТР Техник техник инвентаризацияләү бюросы” АҖ белгечләре катнаштылар.
Доклад белән “Дәүләт кадастры бәяләве” ДБУ җитәкчесе урынбасары Рэнальд Сабирҗанов чыгыш ясады. Чыгышында ул башкарган эшләрнең төп максатларына, җир кишәрлекләрен һәм төп төзелеш объектларын инвентаризацияләү буенча эш этапларын чагылдырды. Алексеевск районы авыл җирлекләре башлыкларына Татарстан Республикасының Биектау һәм Югары Ослан муниципаль районнарында 2017 нче елда күчемсез милек объектларын инвентаризацияләү буенча алган тәҗрибә исәбе белән эш алып бару тәртибе турында мәгълүмат бирелде.