2018 елның 16-17 август көннәрендә гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча мәгълумати-консультация группасы Нурлат муниципаль районы халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтергә барды.
Бу чарада группа составында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгече Александр Паймухин җир законнары сораулары буенча ярдәм күрсәтте.