Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллегиясе утырышы узды

2018 елның 28 августы, сишәмбе

Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр рәислегендә "ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының һәм ТР муниципаль берәмлекләренең Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталарының (идарәләре, комитетының) 2018 елның 1 яртыеллык эш нәтиҗәләре турында" ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллегия утырышы узды.

2018 нче елның 6 аенда консолидацияләнгән бюджетына муниципаль һәм дәүләт милке белән идарә итүдән 2 млрд. 831 млн. сум керде. Республика бюджетына 236 млн. сум керде. Бу турыда доклад чыгышында министр урынбасары Рөстәм Шәмеев хәбәр итте. Узган ел белән чагыштырганда салым булмаган табыш 26 млн.га үсте. Моның өстенә алар структурасынывң 85% ы- яңартыла торган чыганаклар. 2017ел нәтиҗәләре буенча гамәлдәге барлык ДУП табыш алдылар.

Хәзерге вакытта  ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы муниципаль  берәмлекләргэ методолик ярдәм,  мөлкәт һәм җир кишәрлекләре белән нәтиҗәле идарә итү, коррупциялелек рискын киметү максатыннан төзелгән Килешмәләр кысаларында актив эш алып бара.

2014 нче елның апрель аеннан бирле эшләү дәверендә муниципаль идарә карамагында булган мөлкәт һәм җир кишәрлекләрен  сату-алу эше буенча Министрлыкка 14 меңнән артык мөрәҗәгать килде. Бу эшләр буенча күпчелек өлеш документлар таләпләргә туры килмәде.

Муниципаль берәмлекләр белән үзара хезмәттәшлек Килешмәләре кысаларында мөлкәтне бәяләү исәп-хисаплары өлешендәге анализ нәтиҗәләре буенча министр урынбасары Эдик Дияров чыгыш ясады.

Шулай ук коллегия утырышында муниципаль районнардагы хокуклары теркәлмәгән күчемсез милек объектларын инвентаризацияләү, торак пунктлар чикләрен кадастр исәбенә кую һәм күп балалы гаиләләргә  җир кишәрлекләре бирү буенча эш һәм проблемалар турында да чыгышлар тыңланылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International