Тәэмин итүчеләр өчен семинар турында «Дәүләт ихтыяҗлары өчен ничек тәэмин итүче булырга»

2018 елның 31 августы, җомга

Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитеты “ТР сатып алулар үсеше үзәге” ТР ДБУ оештыру ярдәме белән хезмәт, эш, товарлар белән тәэмин итүчеләрне «Дәүләт ихтыяҗлары өчен ничек тәэмин итүче булырга» дип аталган түләүсез семинарга чакыра.

Семинарда:

  • сатып алуларның ысуллары турында  (аермалары һәм үзенчәлекләре)
  • сатып алуда катнашу өчен нишләргә кирәк
  • сатып алуларны кайда һәм ничек эзләргә  
  • дәүләт ихтыяҗлары өчен сатып алулар 44-ФЗ) дәүләт коммерцияле оешмалар сатып алуларыннан (223-ФЗ) ни белән аерыла
  • дәүләт сатып алуларында катнашуның бердәм кагыйдәләре
  • инвалидлар оешмалары, урта һәм кече эшмәкәрлекләр өчен өстенлекләр
  • контрактларны ничек һәм нинди срокларда төзергә
  • сатып алу катнашучылары һәм заказ бирүчеләрнең җаваплылыклары турында һ.б.

Спикерлар: Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитеты экспертлары, “ТР сатып алулар үсеше үзәге” ТР ДБУ , «Таттендер» ҖЧҖ.

Чара башлана: 2018 елның 17 сентябре көнне, Казан шәһ., Петербург ур.,  28 йорт, «Эшмәкәр йорты».

Катнашу өчен алдан теркәлү буенча. Семинар программасы белән “ТР Сатып алулар үсеше үзәге” ТР ДБУ сайтында танышырга мөмкин.

Гаризалар edu.crz.rt@tatar.ru адресына 14.09.2018 кадәр “тәэмин итүчеләр семинарына” билгесе белән кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International