Министр Азат Хамаев Минзәлә шәһәре гимназиясе укучыларын һәм укытучыларын Белем көне белән котлады

2018 елның 3 сентябре, дүшәмбе

2018 нче елның 1 сентябре көнне ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев үзенә беркетелгән Татарстан Республикасының Минзәлә муниципаль районына Бөтенроссия “Белем көне” бәйрәме чараларында катнашты.

Минзәлә шәһәре гимназиясендә тантаналы линейкада министр Азат Хамаев чара катнашучылар каршында чыгыш ясады. Ул Бөтенроссия “Белем көне” бәйрәме хөрмәтенән ТР Президенты Рөстәм Миннеханов мөрәҗәгатен укыды, гимназия укучыларын һәм укытучыларын яңа ку елы белән котлады, барысына да сәламәтлек, тынычлык, яхшы гамәлләрдә уңышлар, укучыларга - яхшы уку теләде.

Тантаналы чарада муниципаль район башлыгы Айдар Сәлахов, район ветераннары Советы әгъзасы, ТР атказанган мәдәният эшлеклесе Лениза Якиева, гимназия директоры Гөлназ Хәлиуллина, район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре, гимназия укытучылары, ветераннар һәм ата-аналар канаштылар.

Тнтаналы өлештән соң беренче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре каршында Минзәлә драма театры артистлары чыгыш ясадылар. Министр Азат Хамаев шулай ук капиталь төзекләндерүдән соң тулай торакны һәм 8 нче Минзәлә балалар бакчасын ачу тантанасында катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International