Дәүләт катнашы булган акционерлык җәмгыятьләр тарафыннан түләнелгән дивидендлар турында

2018 елның 20 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының 30.11.2017 № 85-ТРЗ  “2018 нче елга Татарстан Республикасы бюджеты һәм 2019-2020 елларга план периоды турындагы” Законының 6 маддәсе нигезендә Татарстан Республикасы милкендәге акцияләр буенча дивидендлар түләү 2018 нче елның 1 нче сентябренә кадәр башкарылырга тиеш.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, дәүләт акцияләре пакетлары белән идарә итү буенча вәкаләтле орган буларак Татарстан Республикасы бюджетына Татарстан Республикасы милкендәге акцияләр буенча дивидендлар түләүне контрольдә тота.

Бу елны дивидендлар дәүләт катнашы булган барлык акционерлык  җәмгыятьләр тарафыннан да түләнелде. Татарстан Республикасы бюджетына гомуми суммада 203,45 млн. сум акча керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International